Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Клиника турында

2IMG 8641 копияТатарстан Республикасының Республика клиник хастананәсе төрледән-төрле офтальмология хезмәте күрсәтүче заманча җиһазландырылган югары технологияле төп дәвалау-профилактика учреждениесе. Ул өр-яңа дару чималларын һәм препаратларын, шулай ук диагностика һәм дәвалау ысулларын клиник тикшерүдә катнаша.

“ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә  республиканың заманча җиһазлары тупланган.

Республика клиник күз авырулары хастананәсе шулай ук оештыру-методик үзәк, КДМУ һәм КДМАның күз авырулары кафедрасының клиник базасы булып тора. Алар гамәли медицина табиблары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр, тәҗрибә һәм фәнни эшләнмәләр белән уртаклашалар.
Республика клиник күз авырулары хастаханәсендә югары квалификацияле кадрлар хезмәт куя, клиника базасында 300 дән артык хезмәткәр эшли, ел саен 20000нән артык катлаулы югары технологияле операцияләр ясала.

68 табибның – 23е югары квалификация категориясенә, 7 табиб – беренче, 13 табиб – икенче категорияләргә ия; 4 – медицина фәннәре кандидаты, 2 – медицина фәннәре докторы (мәгълүмат 26.07.2016 елга). Барлык табиблар Россия Федерациясе һәм чит илләрнең алдынгы күз авырулары клиникаларында күптапкырлар белемнәрен күтәрәләр.

Республика клиник күз авырулары хастаханәсе эшләү дәверендә хастаханә коллективы Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең генә түгел, бөтен Идел буе халкының хөрмәтен казанды.

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК