Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Сораулар һәм җаваплар

Түләүле хезмәт күрсәтү бүлекләре турында кыскача...

Микрохирургия түләүле хезмәт күрсәтү бүлеге 2007 елда оеша һәм «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең структур бүлекчәләренең берсе булып тора.

Ул аерым табиблар штатыннан, аерым медицина җиһазларыннан, аерым урта медицина персоналыннан һәм администраторлардан гыйбарәт булган аерымланган бүлек. Анда, заманча медицина технологияләре кулланып, консультатив-диагностик, дәвалаучы һәм микрохирургик офтальмологик ярдәм күрсәтелә. Микрохирургия түләүле хезмәт күрсәтү бүлегенең техник җиһазланышы дөньяви стандартларга туры килә.

Клиника җитәкчелеге пациентларны мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ММИ) һәм гражданнар керемнәре хисабына аера. Түләүле хезмәт күрсәтү бүлеге ике адрес буенча урнашкан: Бутлеров урамы, 14 нче йорт (Б корпусы, 2 нче кат) һәм Бутлеров урамы, 40 нчы йорт (уң канат). Кабул ителү алдан язылып, табиб расписаниесенә ярашлы рәвештә башкарыла.

Пациентлар диагноз куйдырырга, шулай ук хезмәт күрсәтүнең аерым төрләренә мөстәкыйль рәвештә дә (яшәгән урындагы табиб-офтальмолог юлламасыннан башка да) мөрәҗәгать итә алалар.


ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАРГА ҖАВАПЛАР:

Түләүле кабул ителүгә ничек язылырга?

Түләүле кабул ителүгә ничек язылырга?

Түләүле кабул ителүгә язылу өчен Сез (843)528-01-01; 528-02-02 номерларына шалтыратырга яки безнең сайтта заявка (гариза) калдырырга тиеш буласыз. Администратор Сезнең белән элемтәгә керер һәм табибка күренү өчен яки тикшеренүләрнең аерым төрләренә язып куяр.

Сездә машина кую өчен каралган аерым урын бармы?

Сездә машина кую өчен каралган аерым урын бармы?

Кызганыч, әмма хастаханә территориясендә машина кую өчен махсус урын бары тик эш машиналары һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен генә оештырылган.

Түләүле операциягә ничек язылырга?

Түләүле операциягә ничек язылырга?

Операциягә язылу табиб-офтальмологтан операция юлы белән дәвалауга рөхсәт алып нәтиҗә ясалган очракта гына гамәлгә ашырыла ала. Әгәр инде Сездә табиб рөхсәте белән нәтиҗәсе ясалган белешмә кәгазе бар икән, аның белән түбәндәге адрес буенча урнашкан түләүле хезмәт күрсәтү регистратурасына килү зарур: Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 14 нче йорт, Б корпусы, 2 нче кат. Анда Сезгә хастаханәгә салу өчен кирәкле анализлар исемлеге бирелә һәм операция ясау көне билгеләнә. Әгәр инде табиб-офтальмологтан нәтиҗә кәгазе юк икән, андый очракта иң элек табибка күренү өчен язылырга кирәк була.

Тотылып калган салымны кире кайтару өчен белешмәне ничек алырга?

Тотылып калган салымны кире кайтару өчен белешмәне ничек алырга?

Әлеге белешмәне Сез түбәндәге адрес буенча урнашкан түләүле хезмәт күрсәтү регистратурасыннан ала аласыз: Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 14 нче йорт, Б корпусы, 2 нче кат; дүшәмбедән җомгага кадәр 13:00-16:00 сәгатьтә. Үзегез белән паспортыгыз, салым түләүченең ИННы, шартнамә һәм чеклар булу зарур.

Белгечләргә кайда күренергә һәм операция өчен мөһим анализларны кайда тапшырырга мөмкин?

Белгечләргә кайда күренергә һәм операция өчен мөһим анализларны кайда тапшырырга мөмкин?

Медицина тикшеренүен Сез теләсә кайсы медицина учреждениесендә уза аласыз. Кагыйдә буларак, үзегез яшәгән урындагы поликлиникада ЭКГ, флюорографияне бушлай узарга, терапевт нәтиҗәсен, шикәр авырулы пациентларга эндокринолог нәтиҗәсен бушлай алырга, шулай ук лаборатор кан анализларын да шунда ук түләүсез тапшырырга мөмкин. Сезгә уңайлы булсын өчен безнең поликлиникада табиб-терапевт эшли һәм клиник лаборатория оештырылган, шуңа күрә безнең клиникада түләүле нигездә терапевт нәтиҗәсен дә алырга, ЭКГ да үтәргә мөмкин, операция өчен мөһим барлык кан анализларын да шушында тапшыра аласыз.

Операциядән соң миңа хастаханәдә ятарга туры киләме?

Операциядән соң миңа хастаханәдә ятарга туры киләме?

Безнең клиникада күпчелек операцияләр көндезге стационар шартларында уздырыла, шуңа күрә сезгә анда төнгә калырга кирәк булмый. Шулай да калырга теләүчеләр өчен «Стационар ярдәм» хезмәте каралган: хастаханәнең стационарында арендага ятак-урын бирелә, ашату һәм урта медицина персоналы күзәтүе оештырыла.

Операциядән соң үзеңне ничек тотарга нәрсәләр эшләргә?

Операциядән соң үзеңне ничек тотарга нәрсәләр эшләргә?

Операция ясалган пациентларга белешмәләр:

Хастаханәгә ничек барырга?

Хастаханәгә ничек барырга?

Хастаханәгә бару схемасы белән монда таныша аласыз.

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК