

Яхшы күрү – һәр баланың тулы канлы яшәеше өчен зарури шартларның берсе. Баланың күзенә офтальмологик тикшеренүне иртәрәк уздыру нормадан тайпылышларны вакытында ачыклау һәм тиеш булган дәвалануны башлап җибәрү мөмкинлеге бирә. Балачакта күрү системасы бик сыгылмалы була һәм аңа тәэсир итү җиңелрәк, чөнки ул зурларныкына караганда дәвалауга тизрәк бирешүчән.
«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар бүлмәсендә балалардагы күз авыруларын дәвалауның уникаль тәҗрибәсе тупланган.
«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар бүлмәсендә балалар белән эшләүдә зур гамәли тәҗрибәгә ия булган, заманча эш ысулларын оста үзләштергән һәм нәни пациентлар психологиясен нечкә тоеп аңлаучы офтальмологлар эшли. Бу исә дәвалауның аеруча нәтиҗәле булуын тәэмин итә, һәм ул балалар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә бик мөһим.
Табиб | Дүшәмбе | Сишәмбе | Чәршәмбе | Пәнҗешәмбе | Җомга | Шимбә | Кабул итү бәясе |
Филиппова Л.М. | 08.00-14.00 | — | 08.00-14.00 | — | 08.00-14.00 | — | 2 500 |
Болгова Л.П. | 10:00-15:30 | 10:00-15:30 | опер.день | 10:00-15:30 | — | — | 1 700 |
Фадеева Т.В. | 10.00-18.00 | 12.00-18.00 | 08.00-15.00 | 12.00-18.00 | 08.00-14.00 | — | 1 200 |
Сәидова Ю.Ф. | — | 08.00-14.00 | 12.00-18.00 | 08.00-15.00 | 12.00-18.00 | 08:00-15:00 | 1 200 |
Регистратураның эш режимы:
Эш көннәрендә (дүшәмбе–җомга) 08.00-18.00; шимбә – 08.00-15.00. Якшәмбе – ял көне.
Аппарат белән дәвалау бүлмәләренең эш режимы:
Эш көннәрендә (дүшәмбе–җомга) 08.00-17.40, шимбә һәм якшәмбе – 08.00-14.40.
ВНИМАНИЕ! Информация для родителей несовершеннолетних пациентов
Об оказании медицинской помощи несовершеннолетним пациентам:
Таким образом, прием детей до 15 лет осуществляется только в присутствии законных представителей ребенка, которыми являются: РОДИТЕЛИ, ОПЕКУНЫ И ПОПЕЧИТЕЛИ. Бабушки, дедушки, братья, сестры, тети, дяди, иные родственники, друзья и няни законными представителями ребенка не являются. Для предотвращения конфликтных ситуаций планируйте свой визит к врачу, исходя из вышеуказанного, либо оформляйте доверенность на представление интересов ребенка на сопровождающего.
Форма доверенности на представительство интересов (загрузить)
Балаларның сыгылмалы күрү системасы үзе үк кайбер кимчелекләрне «яшерергә» сәләтле. Шуңа күрә күрү системасы функцияләрен объектив билгеләү бик мөһим. Мондый очракта кечкенә генә үзгәрешләрне дә күреп алу һәм дөрес диагноз кую мөмкинлеге бирүче заманча диагностика аппаратлары ярдәмгә килә.
«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Балалар бүлмәсендә балаларның күрү сәләтен тикшерү өчен файдаланылучы яңа буын диагностика аппаратлары компьютерлашкан.
Компьютер аккомодографиясе - күзнең керфек мускулы (эчке мускул) функциясен объектив бәяләү мөмкинчелеге бирә, мускул торышын сыйфатлы яктырта, аның эшчәнлек дәрәҗәсен, шулай ук гадәттәге һәм дәвалау барышында күзәтелгән динамик үзгәрешләрне төгәл күрсәтә.
Рефрактометрия - махсус балалар өчен эшләнгән Plusoptix рефрактометры ярдәмендә башкарыла. Әлеге ысул хәтта күкрәк яшендәге (3 айлык вакыттан алып) балаларның күрү параметрларын да контактсыз үлчәү мөмкинлеге бирә. Бу әсбап күз рефракциясен (күрә карауны, ерактан күрүне һәм астигматизмны ачыклау), күз карасы диаметрын һәм алар арасындагы ераклыкны, кылыйлык почмагын үлчәү мөмкинлеге тудыра. Бинокуляр функцияләрне тикшерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Сүз кылыйлык турындагы тупас тайпылыш турында гына бармый, бинокулярлык та (ягъни һәр күз аерым-аерым күргән күренешләрдән тулы «бер картина» тудыру мөмкинчелеге) күздә тотыла. Күрү системасының дөрес эшләмәве күрү сыйфатын киметә, шулай ук кылыйлыкка һәм амблиопиягә китерергә мөмкин. Бинокуляр функцияләр бозылганда, кичектергесез рәвештә аны кире торгызу зарур.
Компьютер периметриясе - заманча тикшерү ысулы. Ул пациентның күрү мәйданын тикшерүне күздә тота, күз алмасының челтәр катлавы тайпылышларына диагноз куярга һәм күрү нервының зарарлануын ачыкларга ярдәм итә.
Контактсыз тонометрия - күз эчендәге басымны үлчәү ысулы. Күзнең контактсыз тонометриясе принцибы һава агымы белән хасил булган басымга җавап рәвешендә мөгез катлау формасының үзгәрү тизлегенә һәм дәрәҗәсенә нигезләнә. Бу процесс вакытында күз белән турыдан-туры бәйләнеш булмый, шуңа күрә күз эчендәге басымны әлеге ысул белән үлчәү авырттырмый һәм инфекция эләгеп өзлегүләр куркынычы да янамый.
Ярыклы лампа аша карау - ярыклы лампа – күзнең күренә торган өлешләрен, ягъни күз кабакларын, склераны, конъюктиваны, төсле катлауны, күз ясмыгын һәм мөгез катлауны зурайтып карау мөмкинлеге бирүче әсбап. Ярыклы лампа бинокуляр микроскоптан һәм тар юнәлешле яктылык чыганагыннан гыйбарәт. Табиб-офтальмологка күзнең күп кенә авыруларына диагноз куярга ярдәм итә.
Офтальмоскопия – махсус тикшерү әсбабы – офтальмоскоп ярдәмендә күз алмасын эчтән карау, ягъни күз төбен тикшерү ысулы. Офтальмоскопия ысулы ярдәмендә челтәр катлауны һәм анда урнашкан структураларны: сары тап тирәсен, челтәр катлауның үзәк өлешен, күрү нервы дискын, челтәр катлаудагы кан тамырларын, шулай ук күз алмасының тамырлы тышчасын җентекле тикшерергә мөмкин.
Ретиноскопия - күз рефракциясен билгеләү өчен каралган тикшерү ысулы. Аның ярдәмендә астигматизм, күрә карау һәм ерактан күрү кебек авыруларны тиз һәм җиңел ачыкларга мөмкин.
Күзне заманча тикшеренү ысулларын кулланып тикшергәндә күз карасын киңәйтү мәҗбүри. Күз карасын киңәйтү өчен яңа буын препаратлары кулланыла. Алар зарарсыз һәм җиңел кичерелә.
Зарурлык туганда, табиб балага башка тикшеренү ысулларын да билгели ала.
Балаларда иң күп таралган күз авыруларының берсе – күрә карау. Бу авыру никадәр иртәрәк барлыкка килсә, күрә карау ни дәрәҗәдә көчлерәк үсеш алса, бала шулкадәр күбрәк квалификацияле ярдәмгә мохтаҗлык кичерә.
Безнең бүлектә нәни пациентлар өчен балалар офтальмологына һәр балага аерым индивидуаль программа төзү мөмкинлеге бирүче дәвалау җиһазының тулы бер комплексы урнаштырылган. Лазер белән дәвалау, магнитотерапия, компьютер программалары – болар тәкъдим ителгән терапия ысулларының кайберләре.
Балаларны дәвалау бүлмәсендә кулланыла торган терапия процедураларының берсе дә зыянлы түгел һәм авырттырмый.
Балалар офтальмологиясендә төп юнәлешне балаларда ялган яки башлангыч формадагы күрә карауны консерватив дәвалау билгели.
Кылыйлык – балаларда киң таралган авыру. Кагыйдә буларак, балаларның әти-әниләрен беренче чиратта косметик дефект борчуга сала, әмма бу – «айсбергның түбәсе» генә. Кылыйлык, ике күз бергә үзара ярашып көйләгән күрү сәләтен бозып, күрү үткенлеген киметә.
Кайвакыт күз кылыйлыгын дәвалау өчен консерватив ысуллар – күзлекләр билгеләү, плеоптик, ортоптик һәм диплоптик дәвалау да җитә. Кайбер очракларда хирургик этап белән дәвалау зарурлыгы туа. Мондый очракта терапевтик әзерлек аеруча зур роль уйный. Кылыйлык белән бәйле операция яхшы косметик эффект бирә, әмма бинокуляр күрү сәләтен кайтара алмый. Шуңа күрә, күрү сәләтен һәм бинокуляр күрү сәләтен кайтару өчен, операциягә кадәр дә, аннан соң да ортоптик һәм диплоптик дәвалау курсларын уздыру бик мөһим. Күрү сәләтен саклау бүлмәсендә күрүне дәвалау системасы эшләнгән, уникаль җиһазланыш комплексына ия булу аны куллану мөмкинлеген тудыра. Табиб тарафыннан һәр пациент өчен дәвалау нәтиҗәләренә бәйле рәвештә үзгәреш керергә мөмкин булган индивидуаль дәвалау курсы төзелә. Ул операциядән соң сәламәтлекне торгызу чорын кыскарту максатында кулланыла.
Амблиопия – «тик торганда сукыраю», күзгә күренми торган анатомик сәбәпләрсез генә бер яки ике күзнең дә күрү сәләте начарлану. Күреп кабул ителгән информация бозылу яки баш миенә тулысынча тапшырыла алмау нәтиҗәсендә балалык чорында үсеш алган авыру. Амблиопия очрагында, күреп кабул ителгән информацияне анализлау өчен җаваплы нерв күзәнәкләренең үсеше һәм камилләшүе тоткарлану сәбәпле, төп үзгәрешләр баш мие кабыгында һәм кабык асты структураларында күзәтелә.
Амблиопия авыруыннан дәвалау – берничә этаптан торган озак процесс. Ул дәвалау чаралары алып барган ата-анадан зур сабырлык, табиб тәкъдимнәрен төгәл үтәүне һәм балалар офтальмологына вакытында күренеп торуны таләп итә.
Нәни пациентка аппарат белән дәвалау схемасы (зарурлык туганда), диагностик тикшеренү узып, табиб-офтальмологтан консультация алганнан соң индивидуаль рәвештә билгеләнә.
Мөһим! «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә аппарат белән дәвалау бары тик табиб-офтальмолог һәм дәвалау аппараты белән эшләү буенча күптапкырлар белем туплаган тәҗрибәле һәм квалификацияле урта медицина персоналы тарафыннан гына билгеләнә. Дәвалауның нәтиҗәсе аны уздыру сыйфатына турыдан-туры бәйле.
Дәвалау таләп ителгән очраклар: амблиопияле һәм амблиопиясез эчкә караган һәм тышка караган кылыйлыкның бөтен төре, төрле дәрәҗәдәге миопия, урта һәм югары дәрәҗәдәге гиперметропия, гетерофория, ПИНА, аккомодация көчсезлеге һәм спазмы.
Аппарат белән дәвалауның бер төрен дә уздырырга ярамаган очраклар: эпилепсия, кискен ялкынсынулы авырулар.
Дәвалану курслары арасында ярдәмче дәвалау ысуллары да билгеләнә: кан тамырларын киңәйтүче чаралар, витаминотерапия, гомуми массаж, энәләр кадап дәвалау (рефлексотерапия ысулы).
Язылу өчен телефон номеры: (843) 528-02-02
© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»
Белешмәләр хезмәте: | 8 (843) 528-01-01 |
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: | 8 (843) 528-02-02 |