Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Лазер белән дәвалау үзәге

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең лазер белән дәвалаучы хирурглары:

Габбасова Елена Вячеславовна - беренче категорияле табиб-офтальмолог;

Мансурова Надия Хашыйм кызы - беренче категорияле табиб-офтальмолог;

Кусков Александр Николаевич - табиб-офтальмолог.


Панретиналь лазеркоагуляция

Күзнең челтәр катлавының панретиналь лазеркоагуляциясе (ПЛК, ПЛКС, ПАНЛКС) – диабет ретинопатиясен төп дәвалау ысулы. Бу ысул зарарланган челтәр катлауга микро пешерүне (лазер коагулятларын) лазер белән төбәп тидерүдән гыйбарәт.

ПЛК лазер коагулятларын үзәк зонадан (сары таптан) кала челтәр катлауның бөтен җиренә күп итеп тидерүне күздә тота.

ПЛК күрү әгзасында гариплеккә китерүче гемофтальм, челтәр катлауның тракцион кубарылуы, төсле катлау рубеозы һәм икенчел глаукома кебек  төп үзгәрешләр формалашу һәм үсү куркынычы янаучы кан тамырлары шеше эшчәнлеген туктатуга юнәлдерелгән. Челтәр катлау тышчасының зарарланган урыннарында кан тамырлары пролиферациясен стимуллаштыра торган махсус фактор эшләп чыгарыла. Лазер коагуляциясен челтәр катлау тышчасы ишемиясе зонасына йогынты ясау максатында файдалану кан тамырлары шеше регрессына һәм күрү функцияләренең стабильләшүенә китерә.

Операция ничек уза?

Процедура алдыннан күз карасын киңәйтергә кирәк, шул максаттан күзгә махсус күз тамчылары тамызалар, күз карасының тулысынча киңәюенә 15 минуттан алып бер сәгатькә кадәр вакыт сарыф ителергә мөмкин.

Аннан соң пациент үзенә уңайлы итеп лазер җайланмасы каршына утыра. Уңайсызлыкны киметү өчен, пациентның күзенә контактлы линза урнаштырган вакытта табиб анестетик тамыза. Әлеге процедура вакытында пациент көчле ут яктысын һәм күздә чәнчү тоя.

Процедурадан соң табиб ялкынсынуга каршы күз тамчылары тамыза һәм өйдә тамызу өчен кирәк булганнарын билгели, башка авырулар белән бәйле элегрәк билгеләнгән тамчылар да туктатылмый: ПЛКга кадәр дә, аннан соң  да элекке режим белән тамызыла.

Безнең клиникада бу процедура заманча җиһазландырылган Zeiss Visulas Trion (Германия) җайланмасы белән уздырыла.


Фокаль лазеркоагуляция һәм Чикләүче периферик лазеркоагуляция

Фокаль лазеркоагуляция һәм Чикләүче периферик лазеркоагуляция  (ФЛКС, ОЛКС) операцияләре пешерүне (лазер коагулятларын) бары тик зарарланган челтәр катлауга лазер белән төбәүдән гыйбарәт. Әлеге ысул челтәр катлауда локаль ертылулар, периферик дистрофияләр булганда, микро кан саву, үзәк сероз хориоретинопатия очракларында кулланыла.

Челтәр катлауда периферик ертылулар һәм дистрофияләр очрагында бу лазер процедурасы челтәр катлау кубарылуга каршы профилактика чарасы буларак һәм катлаулы операцияләрне булдырмый калу өчен кулланыла.

Челтәр катлауның периферик лазеркоагуляциясе күрүне яхшырту өчен түгел, ә булган авыруларның катлаулануына юл куймас өчен профилактика чарасы максатында башкарыла.

Челтәр катлауның чикләүче лазеркоагуляциясе шулай ук челтәр катлауда периферик дистрофияләр һәм ертылулар күзәтелгән очракта йөклелекнең кечкенә срогында авырлы хатын-кызларга да рөхсәт ителә, чөнки челтәр катлаудагы бу үзгәрешләр табигый тудырудан баш тартуга китерүче сәбәпләрнең берсенә әверелергә мөмкин.

Операция ничек уза?

Процедура алдыннан күз карасын киңәйтергә кирәк, шул максаттан күзгә махсус күз тамчылары тамызалар, күз карасының тулысынча киңәюенә 15 минуттан алып бер сәгатькә кадәр вакыт сарыф ителергә мөмкин.

Аннан соң пациент үзенә уңайлы итеп лазер җайланмасы каршына утыра. Уңайсызлыкны киметү өчен, пациентның күзенә контактлы линза урнаштырган вакытта табиб анестетик тамыза. Әлеге процедура вакытында пациент көчле ут яктысын һәм күздә чәнчү тоя.

Процедурадан соң табиб ялкынсынуга каршы күз тамчылары тамыза һәм өйдә тамызу өчен кирәк булганнарын билгели, башка авырулар белән бәйле элегрәк билгеләнгән тамчылар да туктатылмый: ПЛКга кадәр дә, аннан соң  да элекке режим белән тамызыла.

Безнең клиникада бу процедура заманча җиһазландырылган Zeiss Visulas Trion (Германия) җайланмасы белән уздырыла.


Лазер иридэктомиясе

Лазер иридэктомиясе (ПИТ) - төсле катлауның периферия өлешендә YAG лазер ярдәмендә зур булмаган үтәли тишем ясалудан гыйбарәт булган операция. Иридэктомия функциональ бәбәк чыгырын бетерү өчен кулланыла, ул күзнең арткы һәм алгы камералары арасындагы басымны тигезләүгә, алгы камера почмагы ачылуга китерә. Авыртуны сиздерми торган тамчылар тамызып, урындагы анестезия шартларында башкарыла, берничә минут дәвам итә, аннары пациент шунда ук көндәлек эшләренә күчә ала. Иридэктомиядән соң кайвакыт операциягә кадәрге кебек үк глаукомага каршы тамчылар тамызу таләп ителә. Ул – лазер белән башкарыла торган тиз һәм авыртусыз узучы хирургик процедура; бернинди куркыныч тудырмый һәм хастаханәгә ятып дәвалануны таләп итми.

Операция өчен күрсәтмәләр:

  • тар почмаклы глаукома;
  • бәбәк чыгыры белән бәйле беренчел һәм икенчел ябык почмаклы глаукома;
  • беренчел ябык почмаклы глаукома өянәге кичергәннән соң, пациентта парлы куз очрагы;
  • ябык почмаклы глаукома;
  • иридовитреаль блок.

Бу процедураны уздыру өчен күз карасын киңәйтү таләп ителми, кайбер очракларда күз карасын тарайта торган тамчылар тамызу зарур була.


Арткы капсуланың лазер дисцизиясе

Арткы капсуланың лазер дисцизиясе (ДЗК) - арткы капсула фиброзы очрагында кулланыла, андый хәл моңа кадәр катарактага факоэмульсификация ысулы белән операция ясалганнан соң күзәтелә.

Ни өчен андый хәл килеп чыга?

Сәбәбе – ясалма линзаның тонык күз ясмыгы төше булган капсула капчыгына имплантлашуы, алга таба ул ясалма линза өчен каркас булып хезмәт итә. Күпмедер вакыттан соң кайбер пациентларның күз ясмыгының арткы капсуласында тоныклану көчәя башлый, ул үз чиратында күрү сәләтенең түбәнәюенә китерә.

Әлеге ысул тоныкланган капсуланы лазер ярдәмендә кискәләп ярудан һәм шул рәвешчә элекке күрү сәләтен кайтарудан гыйбарәт.

Операция ничек уза?

Процедура алдыннан күз карасын киңәйтергә кирәк, шул максаттан күзгә махсус күз тамчылары тамызалар, күз карасының тулысынча киңәюенә 15 минуттан алып бер сәгатькә кадәр вакыт сарыф ителергә мөмкин.

Аннан соң пациент үзенә уңайлы итеп лазер җайланмасы каршына утыра. Уңайсызлыкны  киметү өчен, пациентның күзенә контактлы линза урнаштырган вакытта табиб авыруның күзенә анестетик тамыза.

Процедура авыртусыз уза. Беренче вакытта пациентка күз алдында йөзүче черкиләр бар кебек тоела, акрынлап алар юкка чыга һәм пациентны бөтенләй диярлек борчымый башлый.

Процедурадан соң табиб ялкынсынуга каршы күз тамчылары тамыза һәм өйдә салу өчен кирәк булганнарын билгели, башка авырулар белән бәйле элегрәк билгеләнгән тамчылар да салудан туктатылмый: әлеге процедурага кадәр дә, аннан соң  да элекке режим белән тамызыла.

Безнең клиникада бу процедура заманча җиһазландырылган Zeiss Visulas YAG III (Германия) җайланмасы белән уздырыла.


© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК