Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

ММИ буенча медицина ярдәме

Республика клиник күз авырулары хастананәсенең консультация поликлиникасына кабул итү тәртибе

Консультация поликлиникасына кабул ителү өчен, алдан язылырга кирәк. Табибка язылу өчен, пациент яшәгән урыны буенча беркетелгән поликлиниканың табиб-офтальмологыннан № 027-у формасы буенча амбулатор карта күчермәсенең төп нөсхәсен (оригиналын) алырга тиеш, шулай ук паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС кирәк.

Табиб юлламасында тулы диагноз (төп авыру, өзлегү билгеләре), шулай ук кыскача анамнез (шул исәптән Vis, ВГД, күрү мәйданы), тәкъдимнәр күрсәтелергә тиеш. Юллама аңлаешлы булырга, дәвалау-профилактика учреждениесенең һәм юллама биргән табибның мөһере белән расланырга тиеш.

Консультация поликлиникасы 6 көнлек эш атнасы графигы буенча эшли: эш көннәрендә – 08:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, шимбә 08:30 дан 16:30 га кадәр. Адресы: Бутлеров урамы, 40 нчы йорт (Мөштәри урамы белән кисешкән урам, 11нче йорт). Якшәмбе – ял көне.

ТР районнарында яшәүчеләргә уңай шартлар тудыру максатыннан – № 027-у формасы буенча амбулатор картадан өземтәнең төп нөсхәсе, паспортның теркәлү адресы бите, полис, СНИЛС күчермәсен һәм элемтәгә керү өчен пациентның телефон номерын (тел. номерын җибәрелә торган документлар күчермәсенең берәр битенә кулдан язарга да ярый) түбәндәге факс: 528-01-01 яки электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин.

Теркәүче бирелгән мәгълүматлар буенча пациентны көтү кәгазенә билгели һәм күрсәтелгән элемтә телефоны аша аның тәртип номерын хәбәр итә.


Республика клиник күз авырулары хастаханәсенең стационар бүлекләренә салып дәвалау

Планлы рәвештә дәваланырга тиешле авырулар, шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен 08:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча стационарның кабул итү бүлеге аша хастаханәгә салына: Бутлеров урамы, 14 нче йорт, Б корпусы, 1нче кат,  “авыруларны кабул итү бүлмәсе”.

Махсус офтальмология ярдәменә мохтаҗ пациентлар өчен көтү кәгазе кабул итү бүлмәсендә тутырыла – 2 нче тәрәзә; шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен 08:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр (юллама булган очракта), күз җәрәхәтләре һәм кискен күз авырулары белән килгән пациентларны, Республика клиник күз авырулары хастананәсенең кичектергесез ярдәм бүлегендәге табиб-офтальмолог караганнан соң, көннең теләсә кайсы вакытында салырга мөмкин.


Татарстан Республикасына карамаган төбәкләрдә яшәүче пациентларны ММИ полисы буенча кабул итү

РФ гражданнары башка төбәкләрдә гамәлдә булган (Татарстан Республикасыныкы булмаган) медицина полисы белән, Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында каралган күләмнәрдән тыш көтү кәгазенә ярашлы рәвештә, «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенә ММИ буенча (түләүсез) кабул ителәләр.

Пациентларны түбәндәге хезмәт күрсәтү төрләренә чакырабыз:

  • Катарактаны факоэмульсификацияләү (ФЭК+ИОЛ);
  • Ангиогенез ингибиторларын интравитреаль кертү («Луцентис»).

Тулы мәгълүмат алу һәм язылу өчен тел. номеры: (843) 528-01-01; 528-02-02. Администратор Альбина.


Кичектергесез медицина ярдәме

Кичектергесез медицина офтальмология ярдәме ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгән кискен күз авырулары очракларында, күзнең өстәмә аппаратында һәм күз чокырында кискен авырту тойганда (күз, аның өстәмә аппараты, күз чокыры җәрәхәтләре, күзгә чүп кергәндә, күз яки аның өстәмә аппаратының термик һәм химик пешүе белән бәйле җәрәхәтләр; кискен күз кан тамырлары авырулары; кискен күрү нервы авырулары; мөгез катлауның тишелүле җәрәхәте; көчле глаукома өянәге; күз, аның өстәмә аппараты һәм күз чокырының кискен үлекле ялкынсынулары) көн саен яки көнозын кичектергесез медицина ярдәме бүлмәсендә күрсәтелә.

Адрес: Казан ш., Бутлеров ур., 14 нче йорт, Б корпусы, 1нче кат.

Үзең белән паспорт һәм медицина полисы булу мәҗбүри.

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК