

Мөгез катлау дегенерациясе яки дистрофиясе дигәндә, гомуми яки локаль характердагы матдәләр алмашы бозылуга бәйле рәвештә үсеш алган хроник тайпылышлар төркеме күздә тотыла.
Еш кына авыруның килеп чыгышы ачыкланмыйча кала.
Беренчел тайпылышлар еш кына ике яклы характерга ия һәм, нигездә, нәселдәнлек белән бәйле була. Алар тумыштан булырга, иртә балалык чорында, сирәк кенә яшүсмерлек чорында үсеш алырга мөмкин. Мөгез катлауның беренчел дистрофиясе – акрын үсеш алучы авыру, шул сәбәпле озак вакыт дәвамында игътибар ителмәскә мөмкин.
Сәламәт кешенең арткы эпителий күзәнәкләре кечкенә һәм күренми. Әгәр бу күзәнәкләрнең саны кимесә, калганнары мөгез катлауның бөтен өслеген капларга омтыла, нәтиҗәдә, аларның формасы бозыла (алар сузыла, яссылана). Күрер күзгә мөгез катлауның ерактагы өслеге парланган пыяланы («тамчы мөгез катлау» дип атала) хәтерләтә.
Тамчы мөгез катлау үзен дистрофия алдыннан, ягъни арткы эпителий күзәнәкләренең потенциалы инде беткән яки бетүгә таба барганда сиздерә. Бик аз микъдардагы күзәнәк юкка чыкса да, тайпылыш булырга мөмкин. Моңа исә күздәге төрле җәрәхәтләр, операция, ялкынсыну да сәбәпче була ала.
Күрү белән бәйле авыруларның иң начарларыннан берсе – Фукс дистрофиясе.
Мөгез катлау төзелешендә ул – иң эчтәге бер катламлы өлеш. Ул, гадәттә, яңадан торгызылмый. Җәрәхәтләнгән очракта күзәнәкләр вакытыннан алда картая һәм үз функцияләрен башкрудан туктый. Фукс дистрофиясен икенче төрле беренчел эндотелиаль-эпителиаль дистрофия (ЭЭД) яки кабарчыклы кератопатия дип тә атыйлар, ул еш кына картлык яшендә күзәнәкләрнең физиологик яктан юкка чыгуы белән бәйле рәвештә барлыкка килә. Мөгез катлау бик тоныклана һәм калыная, шулай ук күрү үткенлеге шактый кими.
Икенчел мөгез катлау ЭЭДсе дә еш очрый. Бу очракта мөгез катлауның арткы эпителиенә зыян килгән була. Ул күздәге төрле җәрәхәтләрдән соң, күз алмасына хирургия катнашы булганда һәм глаукоманың кайбер төрләре очрагында килеп чыга.
МӨҺИМ! Мөгез катлаудагы тайпылышларны бары тик ярыклы лампа белән караганнан соң гына ачыклап була. Көзгеле биомикроскопик тикшеренү уздыру да шулай ук хәтта тыштан караганда үтә күренмәле һәм шешенкесез мөгез катлаудагы беренчел патологик үзгәрешләрне үк билгеләргә ярдәм итә.
Мөгез катлаудагы тайпылышларның бу формасын консерватив радикаль дәвалау ысулы юк. Шулай да шешенгән кератопатия үсешенә алшартлар тудыручы тамчы мөгез катлауны һәм Фукс дистрофиясен алданрак ачыклау дәвалау һәм хирургия чараларын вакытында планлаштырырга ярдәм итә. Дәвалау әлеге авыруның тиз арада көчәю ихтималлыгын киметергә һәм күңелсез нәтиҗәне озак вакытка чигендереп торырга мөмкинлек бирә.
Мөгез катлаудагы тайпылышны радикаль дәвалау ысулы булып бары тик төрле төрләре булган кератопластика (мөгез катлауны күчереп утырту) тора. Зарарлану дәрәҗәсеннән чыгып, мөгез катлауның теге яки бу өлешен алыштырырга мөмкин. Җиңелчә генә зарарланганда шулай ук эксимерлазер технологиясеннән дә файдаланырга була.
Кабарчыклы кератопатия очрагында авыртуны басу өчен, кератопластика алдыннан вакытлыча ярдәм сыйфатында, кросслинкинг (мөгез катлау коллагенын ультрафиолет белән тегү) булыша.
© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»
Белешмәләр хезмәте: | 8 (843) 528-01-01 |
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: | 8 (843) 528-02-02 |