

Күзләргә операция ясалганда пациент хастаханәгә салынырга һәм операциядән соң да шунда ятып дәваланырга тиеш дип кабул ителгән. Шулай да заманча җиһазланыш һәм офтальмохирургларның бүгенге көндә әзерлек дәрәҗәләре күпчелек операцияләрне амбулатор шартларда уздырырга мөмкинлек тудыра.
Амбулатор шартларда (хастаханәгә яту кирәк булмаганда) операция пациентка җентекле диагностика уздыру, гомуми наркоз һәм операциядән соңгы дәвалану чорында табибка озак вакытлар күренеп тору таләп ителмәгән очракта ясала.
Андый операцияләр ешрак күз кабаклары тиресендә һәм конъюктивада яман булмаган шешләр барлыкка килгәндә, халазион, күз кабагы бөкләнгән һәм әйләндерелгән, керфекләр үсеше дөрес булмаган, яшь агу, птеригиум очракларында уздырыла.
Диагноз куелганнан соң, пациент поликлиниканың табиб-офтальмологыннан амбулатор операциягә юллама ала, «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе регистратурасында аңа операция ясалу көне һәм операция ясау өчен мөһим булган өстәмә тикшеренүләр билгеләнә.
Халазион (борынгы грекчадан - градинка) – күз кабагының томаланган май (мейбомит) бизе әйләнәсендәге тукымаларының хроник ялкынсынуы. Бу авыру барлыкка килүнең күпчелек сәбәпләре билгеле түгел, әмма бизләр инфекция эләгү аркасында томаланырга мөмкин. Ул күз кабагы кырыена шеш рәвешендә килеп чыга, тотып караганда тыгыз, каты авыртмый яки бөтенләй авыртмый, хәрәкәтчән. Күз кабагы тиресе астына да, эчке якта – күз кабагы конъюктивасы астына да урнашырга мөмкин. Гадәттә, озак вакыт дәвамында саклана, кайбер очракларда үзеннән үзе юкка чыга. Тулысынча дәваланмасаң, артык туңганда, салкын тиеп авырганда, иммунитет көчсезләнгәндә, көчле киеренкелек кичергәндә кабатланырга мөмкин.
Кайбер очракларда халазион үзеннән-үзе юкка чыга ала. Әгәр уңайлану күзәтелмәсә, дөрес дәвалану өчен табиб-офтальмологка мөрәҗәгать итү зарур.
Дәвалау:
Атерома – май бизе шеше. Тиренең май бизләре күпләп урнашкан урыннарында: йөзнең каш өсте дугалары өлешендә, колакларда, ияктә, борын-ирен өчпочмагы өлешендә аеруча еш барлыкка килә. Атерома үсешенең сәбәбе май бизенең томалануыннан гыйбарәт, мондый тайпылышка аеруча тир бизләренең кирәгеннән артык эшләве китерә: гипергидроз, гормональ дисбаланс, бетчә авыруы һәм себорея. Атерома капсула рәвешендәге куышлык, ул бер үк вакытта шеш тышчасы да, шуның эчендәгесенең продуценты да булып тора. Ул – күз кабагының калын катламында тирегә берегеп үскән түгәрәк формадагы йомшак-сыгылмалы шеш, аның өстендәге тире үзгәрешсез кала, авыртмый. Шеш үзен сиздермичә генә барлыкка килә, әмма вакыт үтү белән зураерга мөмкин, кагыйдә буларак, планлы рәвештә алуны таләп итә.
Дәвалау:
Атерома косметик проблема булып тора, шулай да инфекция эләгү һәм үлекләү мөмкинлеге кичектергесез рәвештә хирургия юлы белән дәвалауны таләп итә. Атероманы алу операциясе урынчыл инфильтрацион анестезия кулланып ясала, ягъни күз кабагы тиресенә авыртуны баса торган дару инъекциясе кертеп, шешне яралар, эчендәгесен капсула белән бергә кисеп алалар. Зарурлык туганда, кирәк булган кадәр өлешен тегәләр, операция микрохирургия кораллары белән ясалганга, җөйләр, кагыйдә буларак, сизелми. Операциядән соң бактерияләргә каршы тамчылар тамызырга һәм майларга кирәк. 2-3 көннән пациент эшкә керешә ала.
Папиллома – зарарсыз эпителиаль шеш. Тире өстеннән калкып торган имчәкле үсентегә охшаш. Папилломалар тиредә дә, шулай ук лайлалы тышчада да барлыкка килергә мөмкин. Авыруның сәбәбе – кеше папилломасы вирусы, ул үзара элемтәгә керү нәтиҗәсендә күчә. Шулай да, бары тик иммунитет көчсезләнгәндә һәм инсоляция вакытында гына активлашып, озак вакыт дәвамында вирус үзен сиздермәскә мөмкин.
Кагыйдә буларак, папиллома нечкә кыска яки озын аяклы, яисә киң нигезле йомшак яки тыгыз шеш. Аның өслеге тигезсез, ягъни кура җиләген яки чәчәк кәбестәне хәтерләтә. Төсе строма тамырларының кан белән тулуына һәм базаль катлам эпителиенең пигментлашуына нисбәтле аерылырга мөмкин. Зурлыгы һәм күз кабагында урнашу урыны шулай ук үзгәрергә мөмкин.
Папилломалардан дәвалау – хирургия юлы белән яки углеродлы лазер ярдәмендә башкарыла. Папилломаны алдыруның максаты аның үсешен, ялкынсынуын һәм яман шешкә әверелүен кисәтү булып тора. Күз кабаклары тиресендәге папилломаларны кисеп алу белән бары тик табиб-офтальмолог кына шөгыльләнергә тиеш. Операция урынчыл анестезия ярдәмендә башкарыла. Операция ысулын табиб шешнең формасыннан, зурлыгыннан һәм индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып үзе билгели. Зарарланган тукымаларны яхшылап кисеп алу зарур, яра өслеген коагульләштерергә кирәк. Биоптат клиник лабораториягә гистологик тикшеренүгә җибәрелә, нәтиҗәсе 2-3 атнадан килә. Күз кабагы тиресенең операциядән соңгы ярасы 7-10 көннән тулысынча сәламәтләнә.
Тире мөгезе – эпидермисның чәнечке сыман катламы күзәнәкләреннән барлыкка килгән шеш. Берничә миллиметрдан алып берничә сантиметрга кадәр озынлыктагы конус рәвешендәге тамырсыз калку шеш, нигезенең диаметры, кагыйдә буларак, үзгәрешсез кала, озынлыгы вакыт үтү белән арта. Күз кабагының теләсә кайсы өлешендә урнаша ала. Төрле җәрәхәтләр һәм инсоляция тире мөгезе барлыкка килү куркынычы тудыра. Бу, кагыйдә буларак, яман шеш түгел, аның яссы күзәнәкле ракка әверелү очраклары бик сирәк күзәтелә.
Тире мөгезеннән дәвалау әлеге шешне хирургия юлы белән кисеп алудан гыйбарәт, аны неодим лазеры белән дә, шулай ук криодестркуция юлы белән дә алырга мөмкин. Тире мөгезен алдыру операциясе урынчыл анестезия кулланып башкарыла, операциядән соңгы ярага 1-2 микрохирургик җөй салынырга мөмкин, аның җебен 7-10 көннән табиб-офтальмолог үзе ала. Биоптат клиник лабораториягә гистологик тикшеренүгә җибәрелә, гистология җавабы 2-3 атнадан килә.
Пингвекула – (латинча «pinguis» сүзеннән – майлы, симез) – локаль дегенератив конъюктива шеше. Бу авыру өлкән яшьтәге кешеләрдә барлыкка килә дип санала, әмма аны яшьләрдә дә очратырга мөмкин. Кагыйдә буларак, тышкы факторларның тискәре йогынтысы аркасында үсеш ала. Андыйларга ультрафиолет (УФ) нурланышын, һөнәри факторларны кертеп карарга була. Тыштан караганда конъюктиваның саргылт төскә кереп калынаюы, мөгез катлау белән чиктәш урынга, ешрак склера конъюктивасының эчке яртысына урнаша.
Клиник яктан, гадәттә, пингвекуланың бернинди билгеләре дә күзәтелми, шулай да ул уңайсызлык тудырырга һәм күздә чит җисем булу хисен тойдырырга мөмкин, даими рәвештә күз яшен алыштыручы ясалма күз яше тамчылары тамызып тору таләп ителә. Сирәк кенә пингвекула ялкынсынырга да мөмкин, андый очракта ялкынсынуга каршы дәвалау курсы уздырырга кирәк була. Хирургия юлы белән сирәк очракларда гына алына, бу шешнең таралуы һәм шактый зураюы белән бәйле.
Күз кабаклары контагиоз моллюскы чәчәк вируслары төркеменә керүче үзенчәлекле вирус тарафыннан килеп чыга. Инфекция бу авыру билгеләрен йөрткән кеше белән турыдан-туры элемтә вакытында яки пычрак предметлар аша эләгә. Еш кына балалар, яшүсмерләр һәм түбән иммунитетлы кешеләр йогышлана.
Контагиоз моллюск белән зарарланганда, күз кабаклары тиресендә тире эченә үтеп кереп урнашкан диаметры 1 мм дан алып 5-7 мм га кадәр зурлыктагы авыртусыз саргылт-ак төстәге төеннәр барлыкка килә, кайвакыт алар җиңелчә генә энҗесыман ялтыравыкка ия була. Авыруның соңгы стадияләрендә төен үзәгендә яньчү барлыкка килә, аның аркылы саргылт-көрән төстәге эчлеге күренеп тора. Яратып туплана торган урыны – күз кабакларының керфек читләре. Куыкчыклар эчендәге сыекча конъюктива куышлыгына килеп эләккән очракта күз кабакларындагы патологик процесс конъюктивит авыруын китереп чыгара. Бу авыру белән йогышланганнан соң, төеннәр хасил булу чоры 2 атнадан алып берничә айга кадәр дәвам итә. Билгеләп үтәргә кирәк: мондый төеннәр тиренең һәм лайлалы тышчаның башка өлешләрендә дә барлыкка килергә мөмкин.
Еш кына контагиоз моллюск җитди күңелсезлекләр тудырмый һәм 6 ай эчендә үзеннән-үзе юкка чыга, шуңа күрә һәр очракта да дәвалау таләп ителми. Мөстәкыйль рәвештә юкка чыкмаган очракта стериль шартларда берничә көн дәвамында төеннәрне антисептик чаралар белән эшкәртәләр. Хирургия юлы белән дәвалау һәр төенне кисеп алып, шул урынны йод эремәсе, 70 % спиртка 1 % бриллиант яшел эремә, 3 % водород перекисе белән яндырудан гыйбарәт.
Конъюктива кистасы – күзнең лайлалы тышчасындагы куркыныч тудырмаган шеш. Ул төссез эчлекле, түгәрәк формадагы юка стеналы куыкчыктан гыйбарәт, зурлыгы, гадәттә, 3 мм дан да артмый, әмма зурраклары да очрарга мөмкин. Авыртмый, үзгәрешсез тукымаларга урнаша, күздә чит җисем бар кебек тойгы бирә, эстетик уңайсызлык тудыра. Кечкенә генә җәрәхәтләр дә, күзгә кан саву, конъюктива һәм склера ялкынсынуы конъюктива кистасы барлыкка килүгә сәбәп булып тора, ул шулай ук операциядән соңгы чорда да үсеш алырга мөмкин. Кайбер очракларда конъюктива кистасы үзеннән-үзе дә суырылып бетә, шулай да шеш эчендәгене продуцирлаучы капсуланың булуы авыруның операциясез генә тулысынча бетүенә киртә тудыра.
Операция урынчыл анестезия кулланып амбулатор шартларда башкарыла, якынча 10-15 минут дәвам итә. Авыру кабатланмасын өчен, капсуланы тулысынча алырга кирәк. Кистаның зурлыгына һәм урнашу урынына карап, хирург операциядән соңгы ярага микрохирургик җөйләр салырга мөмкин. Операциядән соң бактерияләргә каршы тамчылар һәм майлар куллану зарур. Күпчелек очракта уңайлану процессы тиз бара.
Птеригиум (канатсыман яры; борынгы грекча «pterygion» сүзеннән – канатчык; «pteron» – канат) – мөгез катлауга дегенератив дәрәҗәдә үзгәргән (зәгыйфь) конъюктива үсеп чыгудан гыйбарәт булган киң таралган авыру. Еш кына эчке яктан үсә. Күз тирәсенә еш һәм озак вакыт дәвамында ультрафиолет нурлары йогынтысы, шулай ук ачык һавада эшләү бу авыруның үсешенә сәбәп була. Нәселдән дә килергә мөмкин. Мөгез катлау кырыеннан кечкенә генә булып үсә башлый һәм, вакыт узу белән, күз карасына таба килә, бу үз чиратында күрү үткенлеген шактый гына киметергә мөмкин. Әлеге үзгәрешләр төрле кешедә төрле тизлек белән үсеш ала, бу процесс акрын да барырга мөмкин.
Башлангыч этапларда птеригиумның билгеләре күзәтелмәскә дә мөмкин, шеш барлыгы офтальмолог караган вакытта очраклы рәвештә генә ачыклана. Авыру үсеш алганда пациент күзендә уңайсызлык тоя, чит җисем бар кебек хис итә, күзләр әчетә һәм кызара.
Дәвалау:
Бүгенге көндә птеригиумнан медикаментлар белән генә дәвалану ысуллары юк. Әлеге авыруга каршы бары тик операция ысулы белән генә көрәшергә мөмкин. Операция 15 минуттан алып 40 минутка кадәр дәвам итә, конъюктивага микрохирургик җөйләр салу белән тәмамлана. Птеригиум шактый зур булса, барлыкка килгән конъюктива бушлыгын каплау өчен конъюктива аутотрансплантатын яки махсус ясалма мембраналарны күчереп утырту (ябыштыру яки тегеп кую) таләп ителергә мөмкин.
Птеригиумны кисеп алу көне – пациент өчен иң күңелсез көннәрнең берсе, чөнки күз кызару, яктыдан курку, күздән яшь агу, чит җисем бар кебек тоелу котылгысыз була. Операциядән соң табиб тәкъдимнәрен төгәл үтәргә кирәк, бактерияләргә каршы тамчылар һәм төзәлүне тизләтүче гельне ешрак тамызу зарур. 7-10 көннән табиб конъюктивадагы җепләрне ала, әмма кызару бетми һәм тулысынча сәламәтләнү 3-4 атнадан соң гына күзәтелә. Операциядән соңгы чорда күздә чит җисем бар кебек тоелу хисе көчәергә, операция ясалган күзнең сизгерлеге артырга мөмкин, мондый халәт, гадәттә, 1-2 ай дәвам итә, әмма яшьне алыштыручы препаратлар һәм төзәтүче гель куллану бу кимчелекләрне җиңәргә булыша. Операциядән соңгы дәвалану процессы тиешенчә башкарылган булса, птеригиум авыруының кабатлану куркынычы 10 % тан артмый.
Ксантелазма (яссы формалы күз кабаклары ксантомасы) (грекча «xanthos» сүзеннән – алтынсу-сары һәм «elasma» сүзеннән – пластинка) – яссы формалы, тонык сары төстәге бераз калку төер (яки төерләр төркеме) рәвешендәге, йомшак консистенцияле куркыныч тудырмаган шеш. Патология еш кына өске күз кабагының эчке почмагында урын ала. Статистика күрсәткечләре буенча бу авыру, нигездә, липидлар алмашы бозылган (гиперлипидемия) яки липидлар нормада була торып та бавыр авырулары, шулай ук ашказаны асты бизе авырулары белән интеккән урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызларда табыла. Ксантелазма булганда бер үк вакытта липидлар алмашының гомуми бозылуы, холестиринның һәм канда шикәрнең артуы күзәтелә.
Ксантелазма күз кабаклары тиресендә үзгәрешләр китереп чыгармыйча гына кинәт барлыкка килә. Ул эзлекле рәвештә һәм шактый акрын үсеш ала, авыртмый, бернинди уңайсыз тойгылар тудырмый. Шешләрнең зурлыгы берничә миллиметрдан алып берничә сантиметрга кадәр үзгәрергә, акрын үсәргә мөмкин. Беркайчан да яман шешкә әверелми һәм кеше организмына куркыныч тудырмый. Эре һәм күп булып урнашкан ксантелазмалар, медицина күзлегеннән караганда зарарлы булмасалар да, сизелерлек дәрәҗәдә косметик проблема тудыралар. Диагноз пациент офтальмологик тикшеренү узганнан соң гына куела. Ксантелазма авырулы пациентларга шулай ук эндокринолог һәм дерматологтан консультация алу зарур.
Дәвалау:
Ксантелазмадан хирургия юлы белән дәвалану аны кисеп алудан, лазер, электрокоагуляция ярдәмендә, түбән һәм бик түбән температура белән тәэсир итеп яки радиодулкыннар ысулы белән деструкцияләп алудан гыйбарәт. Операция урынчыл анестезия кулланып амбулатор шартларда башкарыла. Вак ксантелазмалар, гадәттә, диатермокоагуляция ярдәмендә юк ителә. Эрерәк төерләр традицион рәвештә (хирургия скальпеле ярдәмендә киселә) алына, аннары косметик җөйләр салына, бу үз чиратында эз калдырмыйча төзәлү мөмкинлеге бирә.
Күз кабаклары ксантелазмасыннан медикаментлар белән дәваланып булмый.
Трихиаз («trichiasis», грекча «trichiasis» – «thrix» сүзеннән – чәч) – керфекләрнең күз алмасына таба аномаль (бөкләнеп) үсүе, бу конъюнктивага яки мөгез катлауга механик зарар китерә.
Трихиаз тумыштан да булырга мөмкин, шулай ук чәч фолликуллары тирәсендә җөйле үзгәрешләргә китергән авырулар нәтиҗәсендә дә барлыкка килә ала (мәсәлән, трахома очрагында). Күз кабакларының керфек үсеше юнәлешен үзгәртүгә китерүче ялкынсынуы да әлеге авыруның килеп чыгуына сәбәпче булырга мөмкин (хроник блефарит).
Әлеге авыруның билгеләре – уңайсызлык, күздә чит җисем бар кебек тою, блефароспазм, яктылыктан курку, яшь агу, күз кызару – керфекләр эчкә карап үскәнгә һәм конъюнктиваны яки мөгез катлауны авырттырганга барлыкка килә, болар үз чиратында күзләрне җәрәхәтли.
Трихиазны дистихиаз авыруыннан аера белү мөһим. Дистихиаз авышып үскән икенче рәт керфекләр барлыкка килүдән гыйбарәт (мейбомит бизләре тишекләреннән үсеп чыга). Еш кына хроник ялкынсыну (блефарит) шартларында барлыкка килә, сирәк кенә тумыштан да була.
Дәвалау:
Бу авырудан дәвалау аномаль үсүче, дөрес юнәлештә үсмәүче керфекләрне хирургия юлы белән алудан гыйбарәт.
Эпиляция – киң таралган, әмма җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле ысул түгел, яңадан кабатланырга мөмкин. Кабатланучы трихиаз очрагында (кайвакыт диффуз, катлаулы очракларда) чәч фолликулы диатермокоагуляциясе катгый дәвалау ысулы булып тора. Операция урынчыл анестезия ярдәмендә энәле электрод белән керфек озынлыгы буенча аның тамырына кадәр үтеп кереп ясала.
Операциядән соң бактерияләргә каршы тамчылар яки майлар куллану зарур.
Күз кабаклары бөкләнү (энтропион) («entropium»; грекча «entrepo» – эчкә әйләнү, борылу; «эн tropos» – борылыш, юнәлеш) – күз кабагы читенең күзнең мөгез катлавына һәм конъюнктивасына физиологик яктан дөрес булмаган тоташуы (борылышы) белән аңлатылучы офтальмологик тайпылыш.
Бу тайпылыш хасил булуга йогынты ясаучы факторларга бәйле рәвештә авыруның түбәндәге формаларын аерып карыйлар: күз кабакларының картлык белән бәйле, җөйле, спастик, механик, тумыштан килгән бөкләнүе.
Картлык белән бәйле формасы аеруча еш очрый. Бу – олы яшькә хас тайпылыш. Сәбәбе – тиренең яшь үзенчәлегенә бәйле рәвештә тартылуы, күз кабагын физиологик дөрес формада тотучы мускулларның һәм тоташтыручы тукыманың тонусы кимү. Бу формасы очрагында керфекләр һәрвакыт диярлек аскы кабакта бөкләнә. Керфекләр үскән күз кабагы чите инверсиясе белән бергә күз өслеге (тоташтыручы тышча һәм мөгез катлау) ялкынсынуы да күзәтелә, эпителийда вак дефектлар барлыкка килә (кайбер очракларда мөгез катлау җәрәхәтләнә). Бу авыру булганда, түбәндәге билгеләр күзәтелә:
Авыруга диагноз кую:
Энтропион авыруы күзләргә гадәти тикшеренү уздырганда ачыкланырга мөмкин. Керфекләр бөкләнү аркасында мөгез катлауга зарар килүне ярыклы лампа белән тикшереп белергә мөмкин.
Дәвалау:
Энтропион (күз кабаклары бөкләнү) операция юлы белән дәвалана. Ул күз кабакларының дөрес торышын кайтарудан гыйбарәт. Операция амбулатор шартларда, урынчыл анестезия кулланып, косметик җөйләр салу юлы белән башкарыла. Медикаментлар белән дәвалау ысулы юк.
Каршылыклар булырга мөмкин, шуңа күрә белгечтән консультация алу зарур.
Конъюктива кальцинатлары – конъюктиваның өске катламнарына кальций тозлары утыру.
Өске һәм аскы күз кабаклары конъюктивасында күзәтелергә мөмкин.
Кальцинатлар – күз кабаклары конъюктивасында хасил булган аксыл сары төстәге, тыгыз консистенцияле, 1-5 мм зурлыктагы вак шешләр.
Конъюктива кальцинаты булганда, күз кабаклары эчендә артта, шулай ук күздә чит җисем бар кебек тоела.
Бу тайпылыш офтальмолог күзләрне ярыклы лампа белән тикшергәндә, аскы һәм өске күз кабакларын әйләндереп караганда ачыклана.
Дәвалау:
Кальцинатларны алдыру – амбулатор процедура. Урынчыл анестезия кулланып, механик рәвештә алына, бөтенләй авыртусыз уза. Алар бик тыгыз (каты) булу сәбәпле, бу процесс лазер ярдәмендә башкарылмый. Медикаментлар белән дәвалау ысулы юк.
© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»
Белешмәләр хезмәте: | 8 (843) 528-01-01 |
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: | 8 (843) 528-02-02 |