

Глаукома – кагыйдә буларак, ике күзне дә зарарлаучы (әмма бер үк вакытта түгел) мәкерле авыру. Ул акрынлап, сиздермичә генә үсеш ала, шул сәбәпле аңа диагнозны соңарып кына кую мөмкин була.
Махсус рәвештә глаукомага диагноз кую һәм аны дөрес дәвалау өчен, 2015 елда «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә глаукома авыруыннан дәвалау бүлмәсе булдырыла.
Глаукомадан дәвалау бүлмәсе хезмәткәрләре:
Дөньяви берләшмәнең фәнни тормышында актив катнашуы, клиник тикшеренүләр үткәрүе нәтиҗәсендә Зверева О.Г. глаукомага диагноз кую һәм аны дәвалауның яңадан-яңа ысулларын кулланылышка кертә.
Глаукома авыруын ачыклау өчен, пациент, беренче чиратта мәҗбүри диагностика ысулларын узып, табиб-офтальмологтан консультация алырга тиеш.
Бу ни өчен кирәк? Югарыда искәртелгәнчә, глаукома – мәкерле авыру. Ул башлангыч чорында бертөрле генә симптомнарга ия булмый, шул сәбәпле табиб-офтальмолог аны тиз генә билгели алмаска да мөмкин. Глаукоманың билгеләре авыру шактый көчәйгәч яки инде тирәнгәрәк киткән очракта гына беленә: бу вакытта 50% тан күбрәк нерв җепселе үлгән була. Шул сәбәпле, зарарланган урынны кечкенә стадиядә булганда ук билгеләп булырлык төрле ысуллар кулланып, комплекслы тикшеренү узу һәм авыруның азуын вакытында туктату зарур.
Сезгә ГЛАУКОМА диагнозы куелган икән, УЛ – ХӨКЕМ ТҮГЕЛ.
Төрледән-төрле дәвалау юллары бар.
Бездә Сезнең өчен ике төрле хәбәр бар:
Глаукомадан дәвалануда төп максат – күз эчендәге басымны төшерү. Күз эчендәге басымны төшерә торган дәвалау төрләре бик күп.
Төп ысул – күз басымын төшерә торган күз тамчылары тамызу.
МӨҺИМ: Медикаментлар кулланып дәвалану булышмаган очракта табиб хирургия юлы белән дәвалауны тәкъдим итә. Соңгысы тамчылар тамызу мөмкинлеге булмаган очракта да билгеләнә (кабул итә алмау, тискәре йогынтысын тою, аллергия, тамчы тамызганда тиешле режим саклау мөмкинчелеге булмау).
Глаукомадан хирургия юлы белән дәвалауның ике төре бар: лазер белән һәм операция ясап дәвалау.
Дәвалау ысулларын берләштерергә мөмкин.
«Селектив лазер трабекулопластикасы» (алга таба – СЛТ) – бу гади, әмма бик нәтиҗәле лазер белән дәвалау процедурасы, күз эчендәге басымны төшерә һәм шуңа күрә глаукома булганда тәкъдим ителә. Бу дәвалау ысулын амбулатор шартларда да кулланырга мөмкин һәм аңа нибары 5 минут вакыт сарыф ителә. СЛТ – йомшак инвазив булмаган процедура, аны кирәге чыкканда яңадан кабатларга мөмкин.
СЛТ вакытында түбән дәрәҗәдәге энергияле кыска лазер импульслары файдаланыла. Алар бары тик меланинлы күзәнәкләргә яки күзнең дренаж зонасындагы пигмент күзәнәкләренә генә тәэсир итә. Нәтиҗәдә, дренаж зонасы тукымалары табигый юл белән торгызыла, бу үз чиратында сусыл сыекча бүленеп чыгуның яхшыруына һәм күз эчендәге басымның төшүенә китерә. Икенче төрле әйткәндә, күз эчендәге сыекча агып чыга торган канал чистара. Күз тирәсендәге пигмент тәшкил итмәгән күзәнәкләргә, шулай ук күзнең башка структураларына СЛТ процедурасының йогынтысы юк. СЛТ 75-85% пациентның күз эчендәге басымын уртача алганда 25тән алып 30%ка кадәр төшерә. СЛТ булышмаган очракларда дәвалауның башка төрләре файдаланыла.
Процедура алдыннан урындагы анестезия сыйфатында күзгә тамчы тамызалар. Махсус микроскоп аша лазер нурланышы импульслары бик төгәл һәм пөхтә рәвештә күзнең дренаж зонасына китереп җиткерелә. Бу процесс берничә минут вакытны ала һәм пациент аны сизми диярлек. СЛТ уздырылганнан соң якынча өч көн үткәч, күз эчендәге басым сизелерлек төшә (75-85% пациентның якынча 20-30%ыныкы). Операциядән соң пациентка даими рәвештә табибка күренеп тору зарур.
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАРГА ҖАВАПЛАР:
- Нинди пациентларга СЛТ килешә?
- Бу лазер процедурасы вакытында пациент авырту сизәме?
Бу процедура вакытында авырту бөтенләй сизелми, һәм ул күзләр өчен куркыныч тудырмый.
- Бу процедураны никадәр еш кабатларга мөмкин?
Селектив лазер трабекулопластикасы – йомшак инвазив булмаган процедура, аны кирәге чыкканда яңадан кабатларга мөмкин. Чагыштыру өчен мисалга элегрәк кулланылган лазер процедураларын (аргон-лазерны) китереп үтәргә була: аларны күз тирәсенә зыян салган өчен кабат уздырырга мөмкин түгел диярлек.
- СЛТ булышмаган очракта нәрсә эшләргә?
Дарулар белән дәвалануны дәвам итү яки киләчәктә операция ясату кирәк булган очракта бу процедура күзгә бернинди дә тискәре йогынты ясамый.
Селектив лазер трабекулопластикасы кайбер пациентларга бернинди нәтиҗә бирмәсә дә, тискәре йогынтысы юк.
«Лазер иридэктомиясе» – тиз башкарыла һәм авыртусыз уза торган лазер хирургик процедурасы. Ул бернинди дә куркыныч тудырмый һәм хастаханәгә салып дәвалауны таләп итми. Бу ысул тар почмаклы глаукомалы, беренчел һәм икенчел ябык почмаклы глаукомалы пациентларда кулланыла. Лазер иридэктомиясе төсле катлауның периферия өлешендә зур булмаган тишем ясалудан гыйбарәт. Иридэктомия функциональ бәбәк чыгыры очрагында кулланыла һәм күзнең арткы һәм алгы камералары арасындагы басымны тигезләүгә, алгы камера почмагы ачылуга китерә.
Лазер иридэктомиясе – төсле катлауның периферия өлешендә YAG лазер ярдәмендә зур бклмаган тишем ясалудан гыйбарәт. Иридэктомия функциональ бәбәк чыгыры очрагында кулланыла һәм күзнең арткы һәм алгы камералары арасындагы басымны тигезләүгә, алгы камера почмагы ачылуга китерә. Авыртуны сиздерми торган тамчылар тамызып, урындагы анестезия шартларында башкарыла, берничә минут дәвам итә, аннары пациент шунда ук көндәлек эшләренә күчә ала. Иридэктомиядән соң кайвакыт операциягә кадәрге кебек үк глаукомага каршы тамчылар тамызу таләп ителә.
Операция юлы белән дәвалау ысуллары:
Сезнең акчагызга экономия максатыннан глаукомадан дәвалау бүлмәсендә комплекслы программалар эшләнгән. Аларда оптималь бәягә берничә хезмәт күрсәтү төре, аерым алганда, глаукомага диагноз кую өчен комплекслы тикшерү һәм диспансер күзәтүе каралган.
Перечень услуг, входящих в комплекс исследований для диагностики глаукомы
Глаукома авырулы пациент диспансерда исәптә торырга тиеш, чөнки глаукома ул – көчәя баручы хроник авыру һәм гомер буе даими рәвештә табиб күзәтүе астында торуны таләп итә.
Глаукомадан дәвалау бүлмәсендә глаукома белән авыручы пациентлар өчен диспансер күзәтүе программасы эшләнгән. Бу программа буенча 3 айга 1 тапкыр мәҗбүри диспансер күзәтүе һәм табиб күрсәтмәсе буенча комплекслы тикшерүне үз эченә алган диспансер күзәтүләре каралган. Барысы да төшемле бәядән.
Хезмәт күрсәтү төрләре | Бәясе |
Югары категорияле табиб-офтальмолог, Глаукомадан дәвалау бүлмәсе мөдире О.Г.Зверевага беренче тапкыр кабул ителү (күренү, консультация алу) | 1 700 |
Глаукомадан дәвалау бүлмәсе табиб-офтальмологы А.С.Тезевага беренче тапкыр кабул ителү (күренү, консультация алу) | 1 200 |
Табиб-офтальмологка кабат кабул ителү (күренү, консультация алу) | 800 |
Глаукомага диагноз кую өчен комплекслы тикшерү | 4 000 |
Табиб-офтальмологка (югары категорияле табиб, Глаукома үзәге мөдире, КДМАнең офтальмология кафедрасы фәнни хезмәткәре О.Г. Зверева) өстәмә тикшерү ысуллары кулланып (КП, НRТ яки ОКТ ДЗН) диспансер шартларында кабул ителү (күренү, консультация алу) | 2 800 |
Табиб-офтальмологка (югары категорияле табиб, Глаукома үзәге мөдире, КДМАнең офтальмология кафедрасы фәнни хезмәткәре О.Г. Зверева) диспансер шартларында кабул ителү (күренү, консультация алу) | 1 000 |
Тикшеренүләр | |
Компьютер периметриясе (КП) | 1 200 |
Периметрия | 500 |
Күрү нервына лазер томографиясе (НRТ-II) (2 күзгә) | 1 200 |
Күзнең челтәр катлавын күрү анализаторы ярдәмендә оптик тикшерү (ОКТ) (2 күзне) | 2 000 |
Кератопахиметрия | 500 |
Тәүлеклек күз эче басымы мониторингы | 3 500 |
Күзнең челтәр катлавын күрү анализаторы ярдәмендә оптик тикшерү (ОКТ) (2 күзне) | 2 000 |
Күзнең челтәр катлавын күрү анализаторы ярдәмендә оптик тикшерү (ОКТ) (кабат) | 1 500 |
Күз тонометриясе | 3 500 |
Ультратавыш биомикроскопиясе (УБМ) (1 күзгә) | 1 200 |
Лазер хирургиясе | |
Селектив лазер трабекулопластикасы (СЛТ) (1 күзгә) | 8 000 |
селективная лазерная трабекулопластика (СЛТ) (2 глаза за один сеанс) | 12 000 |
селективная лазерная трабекулопластика повторно в течении 12 месяцев (СЛТ) (1 глаз) | 5 000 |
лазерная трабекулопластика с лазерной иридотомией | 11 000 |
лазерная иридэктомия | 7 000 |
© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»
Белешмәләр хезмәте: | 8 (843) 528-01-01 |
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: | 8 (843) 528-02-02 |