Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Күз яше юлларын дәвалау

Күз яше юллары авыруларына диагноз кую:

Күз яше юллары тайпылышы очрагында аеруча күздән яшь килүдән зарланалар. Күздән яшь килү сукыр калуга китерми, әмма авыруга бик комачау итә, чөнки ул аңа еш кына эшләргә бирми.

Күздән яшь килүнең сәбәпләрен билгеләү өчен түбәндәгеләрне ачыклау зарур:

  • бу даими күренешме яки ул пациентны җилдә һәм салкында гына борчыймы;
  • пациентка эшләгәндә комачаулыймы;
  • күздән яшь килүнең беренче тапкыр башланган вакытын ачыклау (яшь килү авыруы күптәннән башланган булса, күз яше юлларында үзгәрешләр дә күбрәк булырга мөмкин);
  • үлекле бүлендек күзәтеләме һәм ул кайчан барлыкка килгән;
  • элек кабатланып торучы яшь капчыгы флегмоналары күзәтелгәнме һәм берәр нинди дәвалау уздырылганмы.

Сорашканда башка төрле авыруларның булу-булмавы белән дә кызыксыналар:

  • күз авырулары;
  • колак, тамак, борын (ЛОР-әгъзалар) белән бәйле авырулар (аеруча ялкынсынган очракта);
  • рефлекс рәвешендә яшь агуны китереп чыгаручы гомуми авырулар.

Күз ярыклары тирәләрен караганда түбәндәгеләргә игътибар итәләр:

  • күздән яшь килүнең торышы;
  • аскы күз кабагының торышы һәм тонусы;
  • керфекләрнең дөрес үсеше;
  • яшь нокталарының торышы һәм зурлыгы;
  • тире капламнарының торышы;
  • яшь капчыгында фистулалар яки бүлтәйгән урыннар булу;
  • яшь капчыгына баскалаганда конъюктива куышлыгыннан һәм яшь нокталарыннан бүлендек чыгу.

Алда күрсәтеләчәк диагноз кую алымнары күздән яшь килү функциясен ачыкларга ярдәм итә, күз яше юлларындагы зарарланган урыннарны тикшереп диагноз кую өчен төп мәгълүматлар бирә.

Күз яше юлларына диагноз кую ысуллары:

Диагностик зонд белән тикшерү һәм күз яше юлларын юдыру яшь агышына киртә ясаучы урынны билгеләү һәм сыеклыкның сүлпән үткәрүчәнлеген булдыру максатыннан оештырыла.

Борын куышлыгын тикшертеп, оториноларингологтан консультация алу зарур, чөнки, борын һәм борын иярчен куышлыклары белән борын-яшь юлы һәм яшь капчыгы үзара тыгыз бәйләнештә булу сәбәпле, аның торышы күздән яшь килүгә тәэсир итәргә мөмкин.

Еш кына күз яше юлларына, контраст чаралар – дакриоцистография кулланып, рентгенография тикшерүе уздыру каралган. Бу ысул яшь агышына киртә ясалу дәрәҗәсен, яшь капчыгының формасын, зурлыгын һәм торышын, аның янындагы башка тукымалар белән үзара йогынтысын, шешләр, җөйле үзгәрешләр, фистулалар һәм дивертикуллар барлыгын-юклыгын ачыклау мөмкинлеге бирә. Травма  дакриоциститы очрагында моны белү аеруча мөһим.

Зарурлык туганда компьютер томографиясе (КТ), магнит-резонанс томографиясе (МРТ) дә уздырыла.

Дакриоцистит

Дакриоцистит – яшь капчыгында борын-яшь каналы йомылу яки тараю нигезендә үсеш алучы ялкынсыну процессы. Мондый очракта күздән яшь килү процессы бозыла, бу исә яшь капчыгында күз яше туплануга, шунда җыелып ятуга һәм инфекцияләнүенә китерә. Дакриоцистит булганда күздән даими рәвештә яшь агарга, лайлалы-үлекле бүлендек чыгарга, яшь итчеге, конъюктива кызарырга һәм шешенергә, яшь капчыгы проекциясендә шешенкелек күзәтелергә, аерым урында авырту тоярга мөмкин.

Дакриоцистит үсешенә китерүче сәбәпләр – шикәр диабеты, иммунитет көчсезләнү, һөнәри зыяннар, температура кинәт үзгәрү. Күпчелек офтальмологлар һәм ринологлар күздән яшь килү белән бәйле тайпылышларның борын куышлыгы һәм борын иярчен куышлыклары тайпылышлары белән үзара тыгыз бәйләнештә булуын раслыйлар (дакриоциститның 76 % очрагында).

Дакриоцистит төрләре:

  • Кискен дакриоцистит – күзнең эчке почмагы тиресендә шешенкелек, кызару, кискен авырту барлыкка килә, тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Дакриоциститның бу формасын консерватив рәвештә – антибиотиклар белән, зарар килгән урынга компресс куеп дәвалыйлар. Әлеге процесс таралыш алган очракта (абсцесс, флегмона булганда) хирургия юлы белән яру һәм куышлыкта дренаж ясау кирәк була. Алга таба планлы операция – дакриоцисториностомия таләп ителә.
  • Хроник дакриоцистит – урамда да, өйдә дә туктаусыз яшь агып тора. Акрынлап күздән үлекле бүлендек чыга башлый, яшь капчыгы тирәсендә авыртусыз шешенкелек барлыкка килергә мөмкин. Бары тик хирургия юлы – дакриоцисториностомия белән генә дәвалана.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә хирургия юлы белән дәвалау:

Дәвалауның төп хирургик ысулы – дакриоцисториностомия. Операция борын куышлыгы белән яшь капчыгы арасында яңа бәйләнеш булдыру һәм күздән табигый юл белән яшь килүне торгызудан гыйбарәт.

Операциянең классик ысулы – тышкы дакриоцисториностомия. Операциянең бу ысулы 19 гасырда ук уйлап табылган һәм, югары нәтиҗәлелегенә карамастан, хирургтан күп көч таләп итә; яра эзе калырга мөмкин, аның нәтиҗәсе пациентны косметик планда һәрвакытта да канәгатьләндерми.

Хәзерге офтальмологиядә дакриоциститтан дәвалауның аз инвазияле ысулы – эндоскопияле лазер дакриоцисториностомиясе (ТЛЭД) киң таралган. Ул ике яшь каналы аша борын куышлыгына силикон җеп уздырудан гыйбарәт. Бу операция вакытында тирене дә, сөякне дә кисәргә кирәкми; анастомозның (операция ярдәмендә куыш әгъзаларны тоташтыру) җиңел генә барлыкка килүе, тиз башкарылуы белән аерылып тора. Операция эндоскоп аша лазер нуры ярдәмендә башкарыла. Силикон җепләр борын куышлыгында 2-4 айга калдырыла.

Яралану куркынычы зур булмаганга күрә, операция амбулатор яки көндезге стационар шартларында башкарыла ала. Күз яше юллары тайпылышларын хирургия юлы белән дәвалау практикасына традицион ысуллар белән беррәттән лазерлар һәм полимер материаллар кулланыла торган яңа аяучы технологияләрнең дә үтеп керүе күзләреннән яшь агып интектерүче авыруларны дәвалауда яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК