Республика клиник офтальмология хастаханәсе Татарстан Республикасында күрү сәләте диагностикасы, катаракта һәм глаукома авыруларын, күзнең челтәркатлам һәм пыяласыман җисемен, мөгезкатламын, яшь юллары тайпылышларын дәвалау, күрү сәләтен лазер ярдәмендә төзәтү, блефаропластика (күз кабаклары пластикасы) һәм башка бик күп төрле офтальмологик ярдәм күрсәтүче заманча, югары технологияле төп дәвалау – профилактика учреждениесе булып тора. РКОХ яңа даруларны һәм диагностика һәм дәвалау ысулларын сынауда катнаша.