Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Күз кабаклары пластикасы

Блефаропластика – соңгы вакытта аеруча популяр булган күз кабагын төзәтү операциясе. Пациентны күз тирәсендәге яшь үзенчәлекләре белән бәйле үзгәрешләрдән (өске күз кабакларының салынып төшкән тирән җыерчыклы тиресеннән, күз астындагы «капчыклар»дан, вак  җыерчыклардан) арындыру. Йөзне яшәртә, энергия өсти, ял иткән кеше кыяфәте бирә һәм сөйкемлеләндерә.

Операция вакытында тиренең артык өлешләре, параорбиталь клетчатка бүсерләре алына. Шулай да вак мимика җыерчыклары, күз кырыендагы «каз тәпиләре» урынында кала. Әлеге операция аерым да ясала ала, шулай ук биткә ясалырга тиешле башка пластик операцияләр белән бергә башкарылырга да мөмкин.

Блефаропластика өске күз кабаклары пластикасына һәм аскы күз кабаклары пластикасына аерыла, аларга оперцияне аерым-аерым да, бергә дә ясарга мөмкин.

Күз асты блефаропластикасын ике төрле ысул белән башкарырга мөмкин:

  1. традицион ысул;
  2. трансконьюнктиваль ысул (параорбиталь клетчатка бүсерләре күз алмасы янындагы аскы конъюнктива гөмбәзе кисеме аша алына).

Операция ясау техникасын сайлап алу һәм аның башкарылу күләмен билгеләү белгеч карамагында.

Яшь буенча чикләүләр юк. Аеруча 35 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге пациентлар (хатын-кызлар да, ирләр дә) еш мөрәҗәгать итә.

Операция ясатыр алдыннан хирургтан консультация алу мәҗбүри.

Келоидлар хасил булу куркынычы янаган, шулай ук көчәю стадиясендәге хроник авыруларга ия пациентка мондый операция ясату катгый тыела.


«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә блефаропластика

Безнең клиникада операция, гадәттә, амбулатор шартларда яки бер тәүлеккә хастаханәгә яткырып ясала. Венага кертеп көчәйтелгән урынчыл анестезия кулланып башкарыла.

Безнең хирурглар:

Операция, хирургия катнашы таләп иткән күләмнән чыгып, 1 сәгатьтән алып 3 сәгатькә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Кисемнәр күз кабакларының табигый җыерчыклары буенча башкарыла, микрохирургия техникасы ярдәмендә җәрәхәтләми торган заманча тегү материалы белән тегелә, бу исә алга таба нәфис кенә җөйләнеп төзәлүгә ирешү мөмкинлеге бирә. Операциядән соң кысып торган бәйләвеч белән бәйләп куела, ул операциядән соңгы шешенүләрне, кара януларны киметергә ярдәм итә.

Беренче 2-3 көн дәвамында конъюктивит билгеләре күзәтелергә мөмкин – күздән яшь агу, бүлендек бүленеп чыгу, уңайсызлык тою. Җепләр 5-7нче көннәргә алына. Кара янган урыннар – бер атнадан алып өч атнага кадәр, шешенкелекләр бер айга кадәр саклана. Өч атна дәвамында физик көч таләп итә торган эшләрдән саклану зарур. 10нчы көннән декоратив косметика кулланырга була. Контактлы линзалардан файдаланучылар аларны операциядән соң 2 атна үткәч кенә яңадан куллана алалар. Берничә ай дәвамында (кайвакыт бер елга кадәр) җөйләр ал төстә була, акрынлап алар төссезләнә бара һәм бөтенләй диярлек сизелми башлый. Кагыйдә буларак, 7-14 көннән эшкә чыгарга ярый.

Соңгы нәтиҗәне 2-3 айдан күрергә мөмкин. Операциянең эффекты 7-10 ел дәвамында саклана, аннары, пациентның теләге булса, аны яңадан кабатларга мөмкин.

Өзлегү очраклары – яраның үлекләве, тегелгән урынның ачылуы, тайпылышлы җөйләнеп төзәлү, күз кабагы салыну (птоз) һәм күз кабаклары әйләнү. Шулай да хирург кушканнарны төгәл үтәгән очракта, өзлегү куркынычы булмый.

Блефаропластика – хирургия катнашында башкарыла торган җитди операция, шуңа күрә андый операцияне күзне һәм аның өстәлмәләрен операция юлы белән дәвалауга специальләштерелгән махсус учреждениеләрдә генә уздырырга тәкъдим итәбез. Бары тик тәҗрибәле офтальмохирургка гына ышанырга кирәк!

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК