Глаукома – көчәя баручы хроник күз авыруы, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләрнең күзләрен зарарлый. Күз эчендәге басым югары торганда күрү нервы җепселләре таркала баруның көчәюе белән характерлана.

Глаукома – кагыйдә буларак, ике күзне дә зарарлаучы (әмма бер үк вакытта түгел) мәкерле авыру. Ул акрынлап, сиздермичә генә үсеш ала, шул сәбәпле аңа диагнозны соңарып кына кую мөмкин була. Глаукома аркасында күз гарипләнә бара. Бүгенге көндә РФдә глаукома – гариплеккә китерүче аеруча еш очрый торган күз авыруларыннан берсе.
Глаукома авыруы үсешенә китерергә мөмкин булган төп күрсәткечләр:
- Яшь күрсәткече. Уртача алганда бу авыру 55-60 яшьтә башлана. Пациентлар арасында 40 яшьтә глаукома ешлыгы – 0,2%, 75 яшьтән олыракларда 14% тәшкил итә.
- Нәселдән килү. Туганнар арасында глаукоманың очрау ешлыгы 25 % тәшкил итә.
- Кан тамырлары авырулары: артериаль гипертензия, артериаль гипотония, кан тамырлары атеросклерозы, мигрень, Рейно авыруы;
- Системалы авырулар очрагында ялкынсынуга каршы стероидлы даруларны озак вакыт дәвамында куллану;
- Җенес күрсәткече. Хатын-кызлар күбрәк интегә (нигездә, 55 %ы).


Глаукоманың 2 төп формасын аерып карыйлар: ачык почмаклы һәм ябык почмаклы глаукома:
- Ачык почмаклы глаукома – глаукоманың 80 % очрагында очрый. Күз эчендәге сыекчаны чыгаручы структураларда дегенератив үзгәрешләр булу сәбәпле үсеш ала. Ул исә челтәр катлауда урнашкан һәм күрү нервы тишеме белән челтәрсыман сөяк пластинкасы аркылы чыга торган күрү нервы җепселләренә аеруча тискәре йогынты ясаучы күз эче басымының күтәрелүенә китерә. Ачык почмаклы глаукома формалары: гади глаукома, пигментлы глаукома, псевдоэксфолиатив глаукома, нормаль басымлы глаукома.
- Ябык почмаклы глаукома – барлык төр глаукомаларның 6%ын тәшкил итә. Күбесенчә европалылар, Көньяк-көнчыгыш Азия, Кытай, эскимосларның төп халкы арасында аеруча еш очрый. Хатын-кызлар ирләргә караганда 4 тапкыр күбрәк авырый. Күбесенчә 50 яшьтән соң башлана, уртача алганда – 60 яшьтә, ачык почмаклы глаукома очрагына караганда 5 яшькә иртәрәк. Глаукоманың бу формасы күз алмасы төзелеше, аның зур булмавы, күз алмасы структураларының (мөгез катлау һәм төсле катлау) бер-берсенә якын урнашуы һәм алгы камера почмагында бер-берсенә тиеп диярлек торуы белән бәйле, чөнки бу күз эчендәге сыекчаның агышы бозылуына китерә. Күзнең нәселдән килгән анатомик төзелешенә бәйле рәвештә бу авыруның нәселдән килү куркынычы да зур. Бу патология еш кына катаракта үсеш алган вакытта, ягъни күз ясмыгының үлчәме төсле катлауны һаман саен мөгез катлауга якынайтып һәрдаим зураеп барганда очрый.
Ике төрле глаукома билгеләрен дә үз эченә алган катнаш формадагы глаукома да аерып карала.
Глаукома беренчел һәм икенчел төрләргә бүленә:
- Беренчел глаукома авыруның сәбәбе күзнең дренаж системасы белән турыда-туры бәйле булганда һәм клиник билгеләр үсешенә этәргеч биргәндә күзәтелә.
- Икенчел глаукома күз белән бәйле башка авырулар (ялкынсыну, җәрәхәтләнү, онкология, кан тамырлары авырулары) нигезендә, күз алмасы патологияләрен китереп чыгаручы тумыштан килгән синдромнар һәм соматик авырулар белән бәйле рәвештә үсеш ала.
Глаукоманың шундый бүленеше дәвалау төрләрен сайлап алганда зур әһәмияткә ия. Беренчел глаукома очрагында күз эчендәге басымны төшерү зур роль уйный. Икенчел глаукома очрагында глаукома үсешенә сәбәпче булган авыруны дәвалау зарур.
Глаукоманы яшь күрсәткечләреннән чыгып та классификациялиләр:
- Тумыштан килгән глаукома – 3 яшькә кадәр
- Балалык чоры глаукомасы – 11 яшькә кадәр
- Яшьлек чоры глаукомасы – 35 яшькә кадәр
- Өлкәннәр глаукомасы.
Глаукоманың чагылу диапазоны киң һәм күптөрле. Бер яктан караганда, беренчел ачык почмаклы глаукома булганда, аның тышкы клиник билгеләре сизелми диярлек: күз сәламәт күренә, тыныч, авыртмый, пациент еш кына үзенең авырганын тоймый. Икенче яктан караганда, пациент, ябык почмаклы глаукома очрагы белән бәйле кискен өянәк кичергәндә, күзендә көчле авырту тоюга, күрү сәләтенең кимүенә зарлана, авыруның рефлектор гомуми билгеләре, күңел болгану, косу күзәтелә.
Глаукоманың формасына яки төренә карап, күрү нервының глаукома белән зарарлануының 4 стадиясен аерып күрсәтәләр:
- I стадия – башлангыч стадия. Бу чорда күзгә бәрелерлек үзгәрешләр күзәтелми. Пациент, гадәттә, бернидән дә зарланмый. Шулай да әледән-әле күзенең томанлануына, күзендә авырту тоюдан, күз алдында салават күпере кебек түгәрәкләр барлыкка килүдән, якын аралыкта эшләгәндә дә еш кына күзлекләрне алыштырырыга мәҗбүр булудан зарланырга мөмкин. Бу стадиядәге авыру офтальмологта профилактик тикшеренү узганда ачыклана. 40 яшьтән узган бөтен кеше дә 2 елга 1 тапкыр офтальмологка күренергә һәм тикшеренү узарга тиеш. Куркыныч тудыручы сәбәпләр булганда елга 1 тапкыр күренү зарур.
- II стадия – үсеш стадиясе. Глаукома еш кына нәкъ менә шушы стадиядә ачыклана. Бу вакытта пациент күрү мәйданында кайбер предметлар яки күренешләрнең югалып китүенә, күрү мәйданының тараюына, күзләре авыртуга, күрү сәләтенең кимүенә зарлана. Күрү нервының 60%тан күбрәк җепселенә инде зыян килгән була. Күз эчендәге басым тиешле күрсәткечтән күпкә артып киткән була. Күрү мәйданнарын тикшереп караганда, 10 градустан да күбрәк тараю күзәтелә. Күрү нервын тикшергәндә ДЗН экскавациясе (күрү нервыларының юкка чыккан зонасы) ачыклана, һәм ул кырыйга кадәр килеп җитәргә мөмкин.
- III стадия – авыруның тирәнгә киткән стадиясе. Күрү нервында күзгә бәрелеп торган үзгәрешләр, күрү мәйданнарының 20 градуска кадәр һәм аннан кимрәк тараюы, күрү нервының тулысынча диярлек экскавациясе белән сыйфатлана.
- IV стадия – терминаль стадия. Күрү сәләте бөтенләй юкка чыга. Күрү мәйданында үзәк өлешләр яки яктылык проекцияләре генә сакланып калырга мөмкин. Табиб пациентка күрү нервының тулысынча функциясен югалтуы (атрофия) турында хәбәр итә. Күз эчендәге басымның бик югары дәрәҗәгә җитүе билгеләнә, күздә башка бәрүче көчле авыртулар булырга мөмкин.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, хәзерге вакытта бу авыруның бер стадиясеннән икенчесенә күчү дәвамлылыгы уртача 5 елны үз эченә ала. Шулай да әлеге авыру төрле кешедә төрле тизлектә үсә: акрынлап, уртача тизлектә һәм зур тизлек белән көчәя барырга мөмкин.
