Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Күрү диагностикасы

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә тикшеренү беренчел диагностикадан һәм табиб-офтальмолог консультациясеннән башлана. Ул пациент мөрәҗәгатенең сәбәбен ачыклый, күзгә диагноз куюның индивидуаль программасын билгели һәм зарурлык туган очракта Сезнең авыру буенча специальләшкән белгечкә консультациягә җибәрә.

Ни өчен дөрес итеп уздырылган беренчел диагностика зарури:

  • күрү сәләтенең җитди тайпылышларын билгеләү өчен;
  • яшерен авыруларны ачыклау өчен;
  • коррекцияләү, терапевтик яки хирургик дәвалау ысулларын дөрес сайлап алу өчен;
  • күз авыруларын хирургия юлы белән дәвалаганнан соң, тискәре йогынтыларны булдырмый калу өчен.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә күрү системасын мәҗбүри рәвештә беренче тапкыр диагностик тикшерү нидән гыйбарәт?

  • күрү үткенлеген билгеләү;
  • рефракцияне үлчәү (күзнең оптик системасының яктылык нурларын сындыру мөмкинлеге);
  • күз эчендәге басымны үлчәү;
  • күрү мәйданын тикшерү;
  • челтәр катлауның һәм күрү нервының торышын тикшерү;
  • диагноз кую һәм тәкъдимнәр кабул итү өчен табиб-офтальмологка күренү һәм аннан консультация алу.
7912
7770
7995

Аерым төр авыруларны билгеләү өчен һәрвакытта да беренчел диагностика гына җитми, шул сәбәпле табиб диагнозга төгәл ачыклык кертү максатыннан өстәмә тикшеренү төрләрен дә билгеләргә мөмкин.

Күрү сәләтенә диагностика уздыруның гомумкабул ителгән стандарт ысулларыннан тыш, күзнең барлык өлешләрен дә җентекләп тикшерүче өр-яңа ысуллар –  компьютер аша һәм ультратавыш ысуллары да уңышлы файдаланыла (гадәти тикшерү вакытында бу мөмкин түгел). Әлеге тикшеренү ысуллары авыруның билгеләрен иң кечкенә стадиядә үк күреп алу, вакытында диагноз кую һәм аеруча нәтиҗәле дәвалау ысулларын билгеләү мөмкинлеге бирә. Аннан тыш диагностика нәтиҗәсендә күздәге кайбер үзгәрешләр аркылы гипертония авыруын, шикәр диабетын, атеросклероз, калкансыман биз авыруларын башлангыч стадиядә үк билгеләп була.

Дәвалау процедуралары һәм операцияләрнең нәтиҗәсе күрү системасын комплекслы тикшерүнең турыдан-туры сыйфатына бәйле.

Диагностик тикшерү барышында клиниканың техник җиһазланышы төп рольләрнең берсен үти.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә диагностик тикшеренүләр югары квалификацияле белгечләр тарафыннан дөнья күләмендәге иң яхшы җитештерүчеләр эшләп чыгарган заманча җиһазлар ярдәмендә уздырыла.


Диагностик чаралар комплексының өстәмә билгеләнергә мөмкин булган очраклары:

Күз рефракциясе аномалияләре (күрә карау, ерактан яхшы күрү, астигматизм):
  • беренчел диагностика
  • мөгез катлауның алгы һәм арткы өслеген кератотопографта һәм Шаймпфлюг–камерада тикшерү (зарурлык туганда)
  • электроретинограмма (ЭРГ) (зарурлык туганда)
  • күрү белән бәйле потенциаллар (ЗВП) (зарурлык туганда)
  • ретиналь күрү үткенлеген тикшерү (зарурлык туганда)
Катаракта:
  • беренчел диагностика
  • күзнең эчке структураларын ультратавыш ярдәмендә тикшерү
  • интраокуляр линза (ИОЛ) расчеты
  • мөгез катлауның арткы эпителиендәге күзәнәкләрне санау
  • мөгез катлауның алгы һәм арткы өслеген кератотопографта һәм Шаймпфлюг–камерада тикшерү (премиум  класслы торик һәм мультифокаль ИОЛ имплантацияләре булганда)
Глаукома:
  • беренчел диагностика
  • гониоскопия
  • кератопахиметрия
  • компьютер периметриясе
  • күрү нервының лазер томографиясе (НRТ)
  • күрү нервының оптик когерент томографиясе (ОКТ)
Челтәр катлау һәм пыяласыман тәнчек авырулары:
  • беренчел диагностика
  • челтәр катлау ОСТе
  • күзнең эчке структураларын ультратавыш ярдәмендә тикшерү (зарурлык туганда)
  • челтәр катлаудагы кан тамырлары флюоресцент ангиографиясе (ФАГ) (зарурлык туганда)
  • күз төбен фотодокументацияләү (зарурлык туганда)
Мөгез катлау авырулары:
  • беренчел диагностика
  • мөгез катлауның арткы эпителиен тикшерү – арткы биомикроскопия
  • корнеотопография (зарурлык туганда)
Инвалидлык группасын билгеләү (медицина социаль эксперт комиссиясенэ (МСЭК) табиб юлламасы булу мәҗбүри):
  • беренчел диагностика
  • электроретинограмма (ЭРГ)
  • күрү белән бәйле потенциаллар (ЗВП)
  • челтәр катлау ОСТе

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник күз авырулары хастананәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә диагноз кую ысуллары:

  • Компьютер периметриясе (КП);
  • күрү нервының лазер томографиясе (НRТ);
  • электроретинограммаларны (ЭРГ) теркәү һәм аларга аңлатма бирү;
  • баш мие кабыгының күрү белән бәйле потенциалларын теркәү һәм аларга аңлатма бирү;
  • ультратавыш ярдәмендә тикшерүләр (УЗИ);
  • ультратавыш биомикроскопиясе (УБМ);
  • күзнең челтәр катлавын күрү анализаторы ярдәмендә оптик тикшерү (ОКТ);
  • күзнең мөгез катлавын оптик тикшерү (ОКТ);
  • күрү нервы очын күрү анализаторы ярдәмендә оптик тикшерү (ОКТ);
  • мөгез катлауның арткы эпителиен тикшерү (эндотелиаль микроскопия);
  • кератопахиметрия;
  • визометрия (күзнең ретиналь күрү үткенлеге);
  • яктылык чагылышлары кушылуның чик ешлыгын тикшерү.

Табибка беренче тапкыр күренергә килүче пациентка киңәшләр:

  • үзең белән (әгәр алар булса) медицина тикшеренүе узган элекке документларны да алып килү сорала;
  • шәхесне раслаучы документных төп нөсхәсен (оригинал) үзең белән алып килергә;
  • руль артында килмәү сорала, чөнки күпчелек очракта комплекслы тикшеренү процессы күз төбен карау максаты белән күз карасын киңәйтүне таләп итә;
  • әгәр Сез контактлы линзалардан файдаланасыз икән, диагностика узарга бер сәгать кала аларны салып куярга кирәк, шуңа күрә үзегез белән линзаларны саклау өчен савыт булдыру сорала;
  • клиникада тикшеренү вакыты 1,5 сәгатьтән алып 4 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин, шуңа күрә хроник авырулы пациентларга үзләре белән эчә торган даруларын алу мәҗбүри (мәсәлән, шикәр диабеты белән авыручыларга – инсулинны һ.б.);
  • шуны истә тотарга кирәк: тикшеренү узганнан соң 2-3 сәгать дәвамында күз карасы киңәйгән килеш кала, шуңа күрә бу көнне Сезгә күзгә көч китерә торган эшләр башкару авыррак булачак;
  • табибка беренче тапкыр күренгәннән соң, ул билгеләгән өстәмә тикшеренүләр узу зарурлыгы туу очрагын күздә тотып, үзең белән җитәрлек акча алу сорала.

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК