Размер шрифта:

Цвет:

Обычная версия

Белешмәләр хезмәте: (843) 528-01-01 rkob.rt@tatar.ru

Клиника тарихы

Республика клиник офтальмология хастаханәсенең барлыкка килү тарихы 100 елга якын.

Хастаханәнең үсеш тарихы XXнче гасырның 20 нче елларында, Казан губернасында трахома авыруы таралгач башлана. Ул чакта трахома-күзләрнең йогышлы авыруы - халык өчен чын бәла булган. Татарстан районнарында яшәүчеләрнең күп өлеше, сукырлыкка китерә торган бу йогышлы чирдән җәфа чигә. Трахома авыруын  бетерү өчен бик куп тырышлык кирэк булган.

1922 елның 14 ноябрендә дөньяда беренче Е.В. Адамюк исемендэге Казан трахоматоз фәнни-тикшеренү институтының барлыкка килуе, республикада трахомага каршы көрәшне оешкан төстә алып бару башлангычы булып тора. Ул Бутлеров ур., 14 адресы буенча урнашкан милли сәүдәгәрләр йортында 30 койкага исәпләнгән стационар була. СССРда беренче трахоматоз институты директоры итеп профессор В.В. Чирковский  билгеләнә.

Трахоматоз институты базасында Казан клиник институтының күз авырулары кафедрасы оештырыла, соңрак Казан ГИДУВына үзгәртеп корыла.

Институт, Идел буе республикаларында трахома белән көрәштә, җитәкчелек ролен үз өстенә алган. Фәнни тикшеренүләр уздырудан тыш, Казан трахоматоз институты хезмәткәрләре Идел буе республикаларында дәвалау-диагностика һәм оештыру-методик эшенең зур күләмен алып барганнар. Ул чакта беренче тапкыр трахоматозлы авыруларга диспансер хезмәте күрсәтү принцибы эшләнгэн. 1924нче елда офтальмология диспансерлары челтәре төзелә башлый. Җәй айларында, институт хезмәткәрләре, трахоманы ачыклау һәм дәвалау максатыннан,  "очучы" күз отрядлары составында волостька һәм өязләргә барганнар.

1929-1932нче елларда күз клиникасы мөдире һәм фәнни-тикшеренү трахоматоз институты директоры итеп ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, профессор В.Е. Адамюк билгеләнә. 1929 елдан башлап республика районнарында трахоматоз пунктлары төзелә башлый. Халык белән санитар- белдерү эше зур әһәмияткә ия булган.

1932нче елда профессор А.Н.Мурзин фәнни-тикшеренү трахоматоз институтын һәм Казан ГИДУВының күз авырулары кафедрасын җитәкли. Ул фәнни-тикшеренү трахоматоз институты һәм ГИДУВның күз клиникасы трахоматоз һәм күз бүлекләре белән бер учреждениегә кушкан, шулай ук лабораторияне киңәйткэн, бактериология бүлеген, рентген һәм физиотерапевтика кабинетларын җәелдереп, патологоанатомия музеен булдырган.

Сугыш вакытында, Казан бер зур госпитальгә әйләнгәндә, Казан трахоматоз институты хезмәткәрләре иң авыр күз җәрәхәтләренэ операция ясаганнар. Бу операцияләрнең тәҗрибәсе профессор А.Н. Мурзинның «Орбита һәм борынның катнаш җәрәхәтләре»дигэн монографиясендә гомумиләштерелгэн, ул безнең көннәргә кадәр актуальлеген югалтмаган.

1943нче елда институтны А.И. Биткова җитәкли. 1956нчы елда Е.В. Адамюк исемендэге Казан фәнни-тикшеренү трахоматоз институты ТАССР ССМ Республика трахоматоз диспансерына үзгәртелә һәм трахома белән авыручыларны дәвалау өчен балалар хастаханәсе белән берләштерелә. Диспансер оештыру-методик җитәкчелекне, кадрлар әзерләүне һәм республика халкына трахомга каршы көрәш буенча зур профилактик һәм консультатив-дәвалау ярдәме гамәлгә ашырыла.

1958нче елда ТАССР ССМ Республика трахоматоз диспансерының баш табибы итеп ТАССР атказанган табибы Ю.П. Прищенко билгеләнә. 1966нчы елда республика трахоматоз диспансеры, ТАССР ССМ Республика офтальмология хастаханәсе дип үзгәртелә. Трахоманы бетергәннән соң учреждениегә катаракта, глаукома, күз төбе патологиясе һәм күрү органы травмалары булган авырулар килә.

1976нчы елда «ТР ССМ Республика офтальмология хастаханәсе» ДМУ баш табибы итеп Ю.А. Расческов билгеләнэ, ул офтальмология хезмәтен үстерүгә зур өлеш кертэ. 1992нче елда яңа биш катлы дәвалау корпусы төзелэ башлана.

2002нче елдан 2018нче елга кадәр хастаханәне медицина фәннәре кандидаты А.Н.Әмиров җитәкли. 2003нче елның гыйнварында Республика офтальмология хастаханәсенә клиник учреждение статусы бирелэ һәм ул Республика клиник офтальмология хастаханәсе дип үзгәртелэ. 2007нче елда хастаханәгэ яңа биш катлы палата корпусы бирелэ. Офтальмология авыруларын дәвалау һәм диагностикалауның яңа алымнары кертелэ, шуның нәтиҗәсендә пациентларның офтальмология палата корпусында уртача саны сизелерлек кими. Үткәрелә торган операцияләрнең спектры һәм саны шактый киңәя.

2018нче елның маеннан башлап "ТР ССМ РКХ" ДАССОсына медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле сәламәтлек саклауны табиб-оештыручы, Казан дәүләт медицина академиясенең җәмәгать сәламәтлеге, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасы доценты Хөсәенова Динә Камил кызы җитәкчелек итә. Хастаханә базасында Казан офтальмология мәктәбе музее булдырыла. Музейны ачу максаты Казанда офтальмология мәктәбенә нигез салучы профессор Емилиан Адамюкның 180 еллыгына багышланган иде.

2019нчы елда Республика клиник офтальмология хастаханәсенә, өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча, белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына лицензия бирелэ. Республика клиник офтальмология хастаханәсе базасында табиб-офтальмологларның квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру, һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле яңа компетенцияне камилләштерүгә, профессиональ дәрәҗәне күтәрүгә, офтальмология патологиясен хирургик дәвалауның гамәли күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән. «WetLab» укыту лабораториясе - офтальмологларның хирургия күнекмәләрен үзләштерү өчен симуляцион үзәк, анда реаль, ягъни операция бүлмәләренә максималь якын эш шартлары булдырылган.

2019нчы елда клиника сыйфат менеджменты системасының ISO 9001:2015 халыкара стандартына туры килүенә сертификация аудитын уңышлы узды. Сертификацияләү әгъзасы булып " CERT International sro.» (оештыручысы - «СЕРТ академиясе " ҖЧҖ)чыгыш ясый. Медицина оешмасының ISO 9001:2015 стандартына туры килүе, дөрес идарә итүнең һәм пациентларның ориентлашуының дәлиле, күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары дәрәҗәдә тотрыклылыгының гарантиясе булып тора.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009нчы елның 2 ноябрендәге карары буенча "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсе Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә казан офтальмология мәктәбенә нигез салучы профессор Е.В. Адамюк исеме бирелэ.

ТР ССМ «Профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе» - «Иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесе РФ-2018» милли конкурсы лауреаты, сыйфат өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Сыйфат өчен – 2019 Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә конкурс» дипломанты була.

© 2018 «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник офтальмология хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (ДАССУ)»

Белешмәләр хезмәте: 8 (843) 528-01-01
Түләүле хезмәтләр буенча белешмә: 8 (843) 528-02-02

КАРШЫ КҮРСӘТКЕЧЛӘР БАР. БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ КИРӘК